Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иран белән Әфганстан чигендә хәрби бәрелеш башланган

news_top_970_100
Иран белән Әфганстан чигендә хәрби бәрелеш башланган

Әфганстан белән Иран чигендә атыш башланган, дип хәбәр итә ТАСС «Аамадж Ньюс» агентлыгына сылтама белән.

Россиядә тыелган Талибан хәрәкәте лидерларының берсе Абделхәмид Хорасани видеомөрәҗәгать белән чыгып, Иранга янаган. «Безнең көчебезне сынамагыз», – дигән ул. Әфганстан Иранны провокациядә гаепли. Иран ике чик сакчысы һәлак булуын, икесе яралануын әйткән. Бәрелештә артиллерия дә кулланыла. Чик буендагы ныгытмаларны артиллериядән аттырган һәм штурмлаган видеолар таралды.

Ул Иранны Көнбатыш илләре белән элемтәдә торуда гаепләгән. «Әгәр безгә Ислам Әмирлеге аксакаллары рөхсәт бирсә, без Тәһранны (Иран башкаласы) алабыз», – дигән ул. (Әфганстанны хәзерге хакимият «Ислам Әмирлеге» дип атый).

Атыш Әфганстанның Нимроз провинциясендә булган.

Иран белән Әфганстан арасы электән бик киеренке. 1998 елда Әфганстанның Мазари-Шариф шәһәрендә Иранның 10 илчесе җәзалап үтерелде. Иранда мобилизация башланды, 2001 елда АКШ Әфганстанга бәреп кергәндә, Иран американнарга булышты. 2021 елда, АКШ гаскәрләре чыгып киткәч, талиблар (Россиядә тыелган) Әфганстанда хакимиятне яулап алды.

2021 елның 1 декабрендә Иран һәм Әфганстан хәрбиләре арасында бәрелеш булган иде. Ул вакытта бәрелеш әфганнар чик буенда эшләп йөргән Иран фермерларына аткач чыккан, диелгән иде. Әфган сугышчылары Иранның чик буендагы берничә постын, шул исәптән чик буендагы Дахраес торак пунктын басып алды. Бәрелештә авыр техника да кулланылды. Аннары, килешү төзелеп, әфганнар басып алган территорияләрне кире бирде. Атыш вакытында кешеләр һәлак булды, күпме икәне әйтелмәде.

Иран – Украина белән конфликтта Россиягә ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтүче илләрнең берсе. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100