news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иран АКШның Гыйрактагы базаларын ракеталар белән утка тоткан

АКШ президенты Дональд Трамп бу һөҗүмгә бәйле чыгыш ясаячак дип көтелә.

news_top
Иран АКШның Гыйрактагы базаларын ракеталар белән утка тоткан
twitter.com/f5haber

Иранның Tansim агентлыгы хәбәр итүенчә, "Айн-аль-Асад" базасына 35 ракета җибәрелгән. Гыйракның иминлек хезмәте базага 9 ракета төшүе хакында хәбәр итә.

АКШның саклану министры ярдәмчесе Джонатан Хоффман АКШның үз хәрбиләрен һәм тарафдарларын яклау өчен бөтенесен дә эшләячәген әйткән. Хәзерге вакытта АКШ һәм Гыйрак Иранның һөҗүменә җавап әзерли.

Гыйнвар башында АКШ ракета һөҗүме белән Багдад аэропортында Иран генералы Касем Сөләйманины үтерде. Иран милли каһарман булып саналган генералны үтерүгә адекват җавап бирәчәген, үч алуның 13 ысулы барлыгын белдергән иде. Моңа җавап итеп АКШ Ирандагы 52 урынга һөҗүм ясаячагын әйтте.

АКШ президенты бу хакта чыгыш ясаячак дип көтелә.

Иран хәрбиләре вәкиле Хәмид Могаддафар әйтүенчә, барлык ракеталар да максатына ирешкән, 80нән артык кеше үлгән. АКШ исә бер генә хәрби дә үлмәде, алар алдан кисәтелгән иде, ракеталар төшкән вакытта бункерларда иде дип белдерә.

Социаль челтәрләрдә "өченче бөтендөнья сугышы башланды" дип куркытып язучылар һәм мәгълүмат таратучылар барлыкка килде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар