Ирада Әюпова: «Телне саклауның бердәнбер коралы — мәдәният һәм сәнгать»
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»га интервьюсында татар эстрадасы турында фикерләре белән уртаклашкан иде. Бүген без интервьюның икенче өлешен тәкъдим итәбез. Ул Тукай премиясе, Татар китабы йорты һәм татар теле турындагы фикерләрен җиткерә.
Ирада Хафизҗановна, Тукай премиясе бирелүгә карата дәгъвалар бар — лаек түгел кешеләргә бирелде дигән фикерләр әйтелә. Бәяләүгә халыкны да җәлеп итәргә мөмкинме?
Без быел системаны бераз үзгәртергә, бәяләү ачык булсын өчен җәмәгатьчелекне күбрәк җәлеп итәргә теләгән идек. Фикерләшү, лауреатларны тәкъдим итү булсын өчен. Бу фикердән әле кире кайтмадык, әмма вакыт җитми.
Җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу идеясе бар. Кешеләр үзләренең тавышы нәрсәдер хәл иткәнен аңласа, алар монда катнашачак, китапларны укыячак. Безнең өчен бу — китапны да таныту форматы. Әмма әлегә моңа ирешә алмадык. Тегеләй дә, болай да әйләндердек. Билгеле бер чикләүләр бар. Әмма алга барачакбыз.
Комиссиядә татар китапларын укып рецензия ясаучы бармы соң? Комиссиядәгеләрнең исемлеген карагач, кайсысы бу китапны укыды икән сорау туа.
Һәрберсе әсәрне коллективларда фикер алышу өчен тәкъдим итә. Без узган ел беренче тапкыр үз позицияләрен әйтсен өчен экспертлар җәлеп иттек. Тавыш биргәндә жюрига басым ясамадык. Экспертлар фикере буенча бу премиягә иң лаек дигәннәр җиңде.
Бу идеаль концепция түгел. Әмма ул камилләшәчәк. Президент каршында оештырылган мәдәният советын шулай ук җәлеп итәчәкбез.
Бәлки бу рецензияләрне халыкка күрсәтергәдер?
Ярамый, бу дөрес түгел. Үзара талашлар башланырга мөмкин. Рецензияне кем язганы барыбер ачыклана бит.
Тукай премиясен менеджерларга бирү идеясе белән килешәсезме?
Моны федераль дәрәҗәдә аерырга кирәк. Россиядә сәнгать әсәрләре өчен премия бар, проектлар өчен хөкүмәт премиясе бар. Шулай булырга тиеш. Әлегә бездә бер генә премия. Аңа барысы да дәгъва итә.
Проектлар мәгариф эшчәнлегенә яки сәнгатьне популярлаштыруга, үстерүгә юнәлгән һәм билгеле бер нәтиҗәсе бар икән, хәзерге закон буенча бу мөмкин эш.
Татар китабы йортының концепциясе нинди? Аның аудиториясе нинди дип уйлыйсыз? Безнең язучылар берлеге бар бит, китап йортының бурычлары нидән гыйбарәт?
Берлек ул — иҗади бергәлек. Ә Луизаның (Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар — ТИ) бурычы — татар китабын таныту. Бу — коворкинг зона, яшьләрнең берләшүе. Барлык яшьләр дә союзда түгел бит. Бу барысы өчен дә — укучылар, язучылар, кызыксынган һәркем өчен дә коммуникацион мәйданчык.
Язучылар берлеге — билгеле бер статуска ия булган язучыларның профессиональ берләшмәсе. Без алар белән дә эшлибез. Алар авылларга, мәктәпләргә бара. Элек артистлар, язучылар авылларга һәрвакыт чыгып йөри, чаралар оештыра иделәр. Хәзер андый тәҗрибә юк, кешеләргә акча гына кирәк.
Мин бик усал кеше түгел. Әмма иҗат кичәсендә чыгыш ясаган өчен язучылар берлегенең гонорар соравына ачуым чыга. Һәр чыгыш өчен гонорар! Мин килеп котладым, ә син миңа түлә, диләр.
Мин Аяз Гыйләҗевне яратам. Шундый язучыларны үстерергә кирәк. Безнең Ркаил бик көчле. Аның сүзе дәртле. Өлкән буыннан Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, алар көчле. Беләсезме, миңа нәрсә ошамый? Примитив телдә язу. Ни өчен сәхнә телен кухня теленә әйләндерәсез, дип әйткәнем дә бар бер театрда.
Әгәр театр телен яхшырту буенча кешенең мотивациясен үстермәсә, театр телне сакламаса, бу дөрес түгел. Ә хәзер бу хакта төрле фикерләр бар.
Ни өчен яшьләргә сериаллар ошый? Чөнки анда тел гади. Күптән түгел бер кеше белән сөйләштем, ул сериалларда да без сөйләшә торган тел булырга тиеш ди. Ә Пушкинның сүзлек запасы 25 мең сүз булган. Әдәбият — телне саклаучы бит ул. Мин театр һәм әдәбиятны, киноны көнкүреш аралашу дәрәҗәсенә төшерү, телне гадиләштерү белән килешмим. Әйдәгез, Шекспирны комикслар итеп күчереп языйкмы?
Тинчурин театры баш режиссерсыз эшләячәкме?
Юк. Киләчәктә барыбер кеше табарга кирәк. Безнең Чаллы һәм «Әкият» курчак театрында экспериментлар бара. Анда сәнгать җитәкчесе идарә итә, директор түгел. Хәзер карыйбыз инде, ничек булыр.
Ә Тинчурин театрында сәнгать башлангычын җитәкли торган кеше булырга тиеш. Әмма ул үз спектаклен генә куярга тиеш дигән сүз түгел. Ул театрның сәнгать сәясәтен билгеләргә тиеш. Ул бөтен персоналны иҗади процесска җәлеп итүне тәэмин итәргә тиеш. Әгәр артист сәхнәгә чыкмый икән, ул артист буларак «үлә».
Аны музыкаль театр итеп эшләргә кирәк микән, белмим. Россиядәге күп театрлар Мәскәүдә спектакльләр куя, әмма алар музыкаль театр булып саналмый.
Кариев театрында лабораторийларга ничек карыйсыз?
Ә сезнең фикерегез ничек?
Нинди дә булса театрда яшьләр эксперимент куя аладыр. Бөтенесе дә Камал театрының күчермәсе буларга тиеш түгел. Алайса, мәсәлән, Буа театры сатира театры булып кызык кына үсә башлады да, Камалның Буадагы филиалына әйләнде.
Мин сезнең белән килешмим.
Аларда сатира юкка чыкты.
Анда башка мәсьәләләр бар. Килешәм, клоннар булырга тиеш түгел. Һәр театрның үзе йөзе булырга тиеш.
Әмма үз позициямне әйтәм. Яңалык эзләр өчен яхшы база булырга тиеш. Заманча сәнгатьне теләсә кем эшли ала дигән иллюзия бар хәзер. Юк, академик база булырга тиеш. Бераз гына борыч өстәү хокукына ия булсын өчен шушы «май катламы» булырга тиеш. Үсеш булырга тиеш. Ә без профессионализм булмаган килеш шушы «борыч”ны өстибез.
Бу ситуациядә Камал театры — профессиональ татар театры мәктәбе. Бу — безнең үз системасы булган милли мәктәп. Шуңа күрә Камал мәктәбе һәр театрда булачак. Чөнки бу традиция һәм, шуңа өстәп, профессионализм.
Театр шушы нигезне формалаштыргач, ул үз йөзен булдыра. Ә репертуар, эксперименталь планда иҗади индивидуальлек булырга тиеш. Иң мөһим таләп — профессиональ компетенциянең бәясен төшермәү.
Яшь тамашачы театрына килгәндә, мин сезнең белән килешәм. Барлык театрларда да төрле яшьтәге кешеләр өчен репертуар булырга тиеш. Дөньяда бер җирдә дә Яшь тамашачы театры юк. Бездә генә бар.
Әле дәүләт курчак театрлары да бөтен җирдә дә юк. Курчак театры — ул балалар театры түгел. Әлфия апа турында әкият чыкты, ул балалар өчен түгел бит. Яки «Ханума», ул да балалар өчен түгел бит. Без курчак театрын балалар театры дип яшибез. Ул хәтта стилистикасы буенча да балалар театры. Әмма курчак театры — ул тулы бер юнәлеш.
Менә сез яшьләрнең экспериментларын ничек кабул итәсез? Нурбәкнең «Дәрдмәнд»ен?
Нурбәк ирек теләде. Эксперимент булырга тиеш.
Әмма мин һәр лаборатория белән дә килешмим. Яшь режиссерлар, хореографлар өчен яхшы лаборатория булырга мөмкин дип уйлыйм. Мин дәүләт театрларында чиста лабораторийлар гына уздыруга каршы. Бу — яңа юнәлешләр эзләү, консенсус булырга тиеш.
Сәхнәдә кан булырга тиешме-юкмы, моны үзегез ничек кабул итәсез?
Бу — иҗади процесс һәм аңа бәя бирү һәрвакыт субъектив булачак
Бу сәнгатьме, юкмы?
Әлбәттә. Сәнгатьнең төрле формалары бар. Мин үзем дә бер экспериментта катнаштым, биш кешедән генә тора. 45 минутка чыгасың, биш кешедән торган почмак. 45 минут монолог сөйлисең. Ә тамашачының колакчыннарында тавыш бер чыгыш ясаучыдан икенчесенә күчә — алар монологның өзеген гына тыңларга өлгерәләр. Тамашачыга моны тыңларга һәм аңларга авыр. Бу да сәнгать.
Бу — иҗади эзләнү. Бөтен дөньяда шулай, бездә генә түгел. Йолдызларга очканда җирдән бөтенләйгә аерылмас өчен җирдән артык ерагаймаска кирәк. Лабораторияләрдә классик сәнгать һәм эксперимент арасында баланс булырга тиеш.
Ә иҗатны кысуны хупламыйм. Әмма иҗатта шәхси җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Бездә бу юк. Фикер лидерларының җаваплылыгы сорала.
Нурбәк Батулла эшләгән эшләр миңа бик ошый, Туфан Имаметдиновның телен яратам. Яшьләр өчен олпат режиссерларныкына караганда, Туфанның теле аңлаешлырак. Чөнки бүгенге балалар мәгълүматны башкача кабул итә.
Татар халкының бер Нурбәге булса да булырга тиеш инде.
Бер генә түгел.
Һичьюгы бер.
Качалов театры да кызыксындыра иде, татар театры булмаса да. Анда үзгәрешләр көтеләме? Аны «театр одной семьи» дигән кебек гаеплиләр.
— Беренчедән, театр мохитендә артистлар еш кына бер гаилә әгъзасы — алар бер-берсенә гашыйк була бит инде. Камал театрында да Фәрит Рәфкатовичның әнисе һәм хатыны уйный — алар бик талантлы актрисалар, Хәйруллиннар династиясе сәхнәдә. Бу бит башка дөнья. Театрга җитештерү позициясеннән карарга ярамый. Монда дәрт кайнап тора һәм бу тормышка да үтеп керә. Талантлы кешеләр бер-берсенә гашыйк булгач, нишлисең инде? Качалов театрында Славутскийлар гына уйнамый бит. Анда башка гаиләләр дә бар, мәсәлән, Елена һәм Михаил Галицкийлар.
Мин Александр Яковловичка бик рәхмәтле. Театр фестивальләре башка театр культураларын күрергә мөмкинлек бирә. Узган елда минем өчен «На западном фронте без перемен» — зур ачыш булды. Мин спектакльдән бик канәгать. Театрда шундый постмодернизм! Мин символизмны бик яратам.
Бу урында эстрада сәнгатенә әйләнеп кайтсак, заманча сәнгать артык туры. Мәхәббәт турында икән җыр, мәхәббәт турында гына икән. Әти-әни икән — әти-әни турында гына. Дуслык икән, дуслык. Мин мәгънәви символизмнары булган авторларны яратам.
Сәнгатьтә әйтеп бетерелмәгәнлек, тирәнлек булырга тиеш. Турыдан-туры булмаска тиеш ул. Турысын әйтү — аралашуда яхшы сыйфат, әмма сәнгатьтә нидер әйтеп бетермәү бу әсәрне күңелеңдә язып бетерергә мөмкинлек бирә. Миңа бу ошый.
Яшел Үзән районындагы ачык һавадагы этнографик «Татар авылы» музей комплексының киләчәге нинди булачак? Аның концепциясе нинди?
Президент аны эшләп бетерергә кирәк, диде. Әлегә берни дә вәгъдә итә алмыйм. Әмма этнографик музейның киләчәге зур. Чыннан да, концепция булырга тиеш. Мин тылсымчы түгел, булдыра алмыйм.
Мин Ижевскида булдым, анда көчле этнографик музей бар. Аны күрергә кирәк, сөйләп кенә булмый. Миңа бик ошады. Этнографик музейда биналар гына түгел, анда тормыш булырга тиеш. Гореф-гадәтләребезне күрсәтергә кирәк. Алар җирдән чыга, күктән түгел. Һәрбер традициянең үз мәгънәсе бар. Шуларны аңлатып бирергә кирәк — бу нәрсә өчен эшләнгән, аның нинди тирән максаты бар.
Аңлау булсын өчен моны кешеләргә күрсәтергә кирәк. Бу гореф-гадәтләр элеккедән, символизмнан килә, мәҗүсилектән. Безнең Сабантуй да дини бәйрәм түгел бит.
Безнең Кремльдә, Болгарда да хәрәкәт юк. Бары тик биналар, күргәзмәләр генә. Әйтик, Анкарадагы Ататөрек музеенда төрек хәрбиләре марш белән уза. Шуны карар өчен генә дә туристлар килә. Бәлки безнең Кремльдә дә шундый берәр символик, хәрәкәтле вакыйга кертергәдер?
Яхшы идея. Мин уйлармын бу хакта. Соңгы тапкыр кызым белән Копенгагенда булдык. Анда каравыл алмашынуын карыйлар. Өстәвенә, бу каравыл һәркөнне бер замоктан икенчесенә бара. Каравыл атлап уза, аннары алмашына.
Мондый әйбердә ниндидер символизм кирәк. Аның тарихы буларга тиеш. Мин телим, дип кенә кертеп булмый бит инде. Бу әйберне өйрәнергә кирәк. Без кемнәр һәм ни өчен шушы әйберне кайтарырга кирәк, дигән сорау туа. Ниндидер чит әйбер яшәп китми ул. Эстрадада да, музыкада да, театрда да. Чит-ят әйберне яңалык булсын дип кенә кертергә кирәкми. Ә үз күңелеңне ачу, үзеңне өйрәнү, аңлау өчен кертергә кирәк.
Ирада Хафиҗановна, сезнеңчә, бүгенге шартларда татар телен ничек саклап була?
Мин татар телен 10 елга якын өйрәнәм. Сәхнәгә чыкканда татарча гына сөйләшергә тырышам. Әлбәттә, аның өчен аралашу тәҗрибәсе булырга тиеш. Шушы мохиттәге культура булырга тиеш.
Мин русча фикерлим, әмма татарча яхшы беләм, сүзлек запасым бай. Татар китапларын укыйм, татар спектакльләренә йөрим. Күбрәк сүзләр белү өчен сүзлекләр карыйм.
Бүген телдә ике юнәлеш күзәтелә. Берсе — күп алынма сүзләр белән тулган примитив татар телендә сөйләшү. Мин чыгыш әзерләгәндә бер генә алынма сүз дә булмаслык итеп эшлим. Саф татар теле булырга тиеш.
Әмма, мәсәлән, бизнес-инглиш бар. Шундый бизнес татар теле юк бит! Дәреслекләр юк. Моның буенча да эшләргә кирәк. Бу бит тулы бер юнәлеш.
Татар телен модалы итәргә кирәк. Миңа татарча өйрәнергә нәрсә ярдәм итә? Мин татарча язышырга яратам. Хаталар күп, тик мин кешеләргә: «Нинди сүзләрдә хата бар икәнен курыкмыйча әйтегез», — дим. Дөрес язарга тырышырмын. Дөрес язарга тырышу омтылышы булырга тиеш.
Ягъни, телне гадиләштерү, алынма сүзләр белән сөйләшү күзәтелә. Телдә алынмалар артып, тел бәйлекләр дәрәҗәсендә генә кала.
Икенче юнәлеш — «кухня теле», терминология югала. Профессиональ сөйләмдә без башка телгә күчәбез.
Минемчә, телне саклауның бердәнбер коралы — сәнгать, мәдәният, театр. Мәдәниятне күтәрү өчен татарча укуны үстерергә кирәк. Ә татарча укуны үстерү өчен күп нәрсәне үзгәртергә кирәк.
Менә Шәриф Камал музее турында әйттегез. Яшьләргә татар теленең көнкүреш теле генә түгел, бик бай әдәби тел икәнен күрсәтергә кирәк. Тукайны укып карагыз. Мин Тукайны бик яратам, әмма ул авыр кабул ителә. Тукай телендәге сүзләр хәзер бөтенләй башка.
Татар сүзләре этимологиясе — үзе бер интервьюлык тема. Безнең керәшеннәр дә бар бит. Аларда татар теле күпкә чистарак. Аларда гарәп теленнән кергән алынма сүзләр юк. Тюркизмнар күбрәк.
Бу бик кызыклы тема, безгә телне өйрәнүне көчәйтергә кирәк.
Тел белән бәйле тагын бер зур проблема бар — безнең көнкүреш үзгәрә. Мәсәлән, элек ат үрчетү белән бәйле татар сүзләре күп булган. Ә хәзер «атлар» капот астында гына калгач, ул сүзләр югала. Аларны да сакларга кирәк. Әмма кайда һәм ничек сакларга? Моны эшләү авыр. Дөньяда бар нәрсә дә трансформацияләнә, үзгәрә. Кайбер сүзләрнең югалуы — котылгысыз әйбер.
https://intertat.tatar/news/culture/02-03-2020/irada-yupova-maktauly-isem-d-l-tne-artistlarny-b-l-kli-ala-torgan-m-mkinlege-5726261