Ирада Әюпова: «татарстанлы» дигән территориаль тәңгәллек республика халкын берләштерә
Татарстанда 173 милләт вәкиле дус-тату яши. Республика мәдәниятләр күптөрлелеген һәм аларның бергә-бергә яшәвен ничек саклый ала? Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
«Бер халык — бер тавыш» принцибы — Татарстанның визит карточкасы һәм тынычлык «рецепты»
Татарстанда яшәүче халыкларның катлаулы, күпкырлы мәдәни җыелмасы Россиядә үзенең аерым урынын алып тора. Бу урын нинди?
Татарстан - Россиядәге төрле милләтләр күп булып яшәгән җирлекләрнең берсе. Безнең территориядә 170тән күбрәк милләт вәкиле яши. «Бер халык — бер тавыш» принцибы — Татарстанның визит карточкасы һәм тынычлык «рецепты». Республикада күпме милләт яшәүгә карамастан, нинди дә булса карарлар кабул иткәндә һәр халыкның да тавышы бер берәмлек итеп кабул ителә.
Быел июльдә без Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирдек. Бу дәүләт сәясәтенең өстенлеге буларак Россиянең мәдәни күпкырлылыгын һәм мәдәни статусын тагын да күтәрде.
Дөньякүләм глобальләшү шартларында теләсә кайсы этнос котылгысыз рәвештә башка мәдәниятләрнең һәм дини традицияләрнең йогынтысын тоя. Бүген Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте ни хәлдә?
Мин үзебездә уникаль рецепт булганын әйттем инде. Татарстанга килгәндә исә, шулкадәр күп конфессия вәкилләре дус-тату яшәгән җир дөньяда башка юк. Безнең Кремльне генә карагыз: Благовещенск чиркәве белән Кол Шәриф мәчете янәшә тора. Татарстанда халыкларның мәдәниятен хөрмәт итәләр, аларны юкка чыгарырга яки үзгәртергә омтылмыйлар.
Беләсезме, Болгар тыюлыгы территориясендә чиркәү бар һәм аны беркем дә үзгәртергә тырышмый, гәрчә ЮНЕСКОның бу объекты Россиядә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең иң төньяк ноктасы булып санала. Без бу территориядән чиркәүне юкка чыгарырга тырышмыйбыз да.
Тарихны киредән үзгәртеп язмыйча, ә үткәннәргә таянып киләчәкне төзү, һәр мәдәниятнең үзенә хас үзенчәлеген хөрмәт итү — глобализациягә безнең җавап.
Шулай да нәрсәләрне тоташтыргыч чылбыр дип әйтеп була?
Минемчә, беренче чиратта, бергә яшәү тәҗрибәседер. Әгәр республиканың этнографик картасына күз салсак, бездә бер генә динле яки конфессияле урнашу юк. Дингә һәм милләткә бәйсез рәвештә халыклар бердәм булып яши.
Мәсәлән, хәзер Сингапурда фатирлар сатканда да кешеләрне бер йортта төрле милләт вәкилләре яшәрлек итеп урнаштырырга омтылалар. Бу мәнфәгатьләр балансы үтәлсен һәм милли резервация булмасын өчен эшләнә. Минемчә, күптөрле милләтләрнең бер территориядә яшәү концепциясе бөтен җирдә дә булырга тиеш.
«Бәйрәмнәребезне бар дөнья белән бергә билгеләп үтәбез»
Мәдәниятләрне үзара баету ничек бара?
Ярату белемнән башлана. Мәдәнияте яки динне хөрмәт итсеннәр өчен аның турында белергә кирәк. Нәкъ менә шушы аңлау, күрше милләтләрнең мәдәниятендә һәм гореф-гадәтләрендә безнең тормыш нигезләрен кире кага торган нәрсәләр булмавына төшенергә ярдәм итә.
Безнең халыклар Дуслыгы йортында да үзенә бер аерым система бар. Анда һәр мәдәният үз җәмгыяте әгъзаларына яки дусларына гына түгел, ә теләгән һәркемгә үз гореф-гадәтләре турында сөйли ала. Халыклар дуслыгы йортының һәр мәйданчыгы барлык милләт вәкилләрен берләштерә.
Шулай ук без Сабантуй һәм Каравон кебек үзенчәлекле чаралар да уздырабыз. Без кешеләрне милләтләргә аермыйбыз. Бөтен дөнья белән бергә бәйрәмнәребезне уздырабыз. Иң мөһиме — шушы өйрәнү һәрбер мәдәниятнең үзенчәлеген һәм гүзәллеген сакларга ярдәм итә.
Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Ул Татарстанда яшәгән рус, чуваш, удмурт, мордва, мари һәм башка милләтләр өчен телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылырга тиеш диде. Нәрсәләр булачак? Нинди акцияләр уздырылачак?
Минемчә, Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, социаль институтны гына өстенлек итеп куярга һәм аңа гына ярдәм итәргә тиеш дигән сүз түгел. Быел без — гореф-гадәтләренә тугры булган һәм бу традицияләрне алга этәрү белән шөгыльләнгән кешеләргә аерым игътибар бирәчәкбез. Бүген безнең чаралар планын формалаштыру бара.
Мәсәлән, туган телләрне саклау дигәндә, һәр халыкка да үз телендәге әдәби, тарихи мирасны куллану өчен тигез шартлар булдыру. Республикада «Якшәмбе мәктәбе» дип аталган мондый проект эшләп килә. Анда балалары туган телләрен өйрәнсен өчен һәрбер халык шартлар тудыра ала.
Ә чаралар планына килсәк, анда һичшиксез китапханәләрне комплектлаштыру булачак. Татарстанда китапханә фондларының 20 процент чамасы — республикада яшәүче халыкларның телендә язылган китаплар. Бу рус, чуваш, мари һәм башка телләрдәге китаплар. Без һәр җәмгыятьнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышабыз. Әлбәттә, без ватандашларыбызның республикадан читтә яшәүләрен дә аңларга тиеш. Шуңа күрә дә татар җәмгыятьләрен дәреслекләр һәм әдәбият белән тәэмин итү буенча эш алып барыла.
Мәдәният министрлыгы Исламда гомогенлыкка нигезләнгән мәдәни һәм рухи үзенчәлекне саклап калуга һәм шул ук вакытта яшь буынның дөнья белән яңа социаль элемтәләргә омтылышын, кулланучы җәмгыяте үсеше өчен файдасы булган нәрсәләрне кертүне ничек гармонияләштерә?
Безне еш кына ниндидер бәйрәмнәр үткәрә торган министрлык итеп кабул итәләр, әмма бу алай түгел. Безнең өчен беренче чиратта рухи-әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру, мәдәни агарту эше, яңа бөек мәгънәләр чыгару мөһим. Концерт та, бәйрәм дә мәдәни мирасны халыкка җиткерүнең бер рәвеше генә. Быел без бик зур потенциалга ия эш башлап җибәрдек. Без онлайн-форматларга тукталдык, анда бәйрәмнәрнең фәлсәфәсен ачуга аерым игътибар бирдек.
Без, быелгы потенциалны файдаланып, нинди дә булса бәйрәм яки тантана форматына гына түгел, ә боларның ни өчен булганын аңлатуга да игътибарны җәлеп итүне мөһим дип саныйм.
2019 елда Каравон бәйрәме программасын төзегәндә, пролог өлешендә электән үк әлеге бәйрәм нигезен тәшкил иткән җырларны күрсәттек. Ә күп кеше моны хәтерләми икән инде.
Хәзер зур бәйрәмнәрнең форматы күңел ачуга кайтып кала. Киләсе елга безнең бурыч — һәр халыкның традицион мәдәнияте нигезләрен эзләүче кешеләрнең игътибарын җәлеп итү. Чөнки дөньякүләм мәдәниятне үз йөзен югалткан дип әйтеп булмый, бу милли мәдәниятләр җыелмасы.
Республикада Татарстан халыкларының милли тәңгәллеген күрсәтү өчен нинди яңа мәйданчыклар булдырылачак?
Хәзер милли бердәмлек тематикасын яктырту өчен җәмәгать киңлекләре булдыру буенча күп проектлар турында фикер алышу бара. Киләсе елда һәрбер мәйданчык безнең мәдәни байлыгыбызны яктырту коралы буларак үзләштерелгән булырга тиеш. Минемчә, план төзелгәч һәм раслангач, бу хакта төгәлрәк әйтергә мөмкин булачак. Әмма потенциалыбызның зур булуы — факт.
Без үз-үзебезгә кысалар куярга тиеш түгел, без аэропортларда да, сәүдә үзәкләрендә дә булырга тиеш. (Безнең аэропортка Габдулла Тукай исеме бирелде һәм шагыйрьнең иҗаты белән танышырга мөмкинлек бар) Әлбәттә, яңа мәйданчык — Милли китапханәнең потенциалы гаять зур. Ул беренче чиратта республика җирлегендә яшәүче халыкларның әдәби мирасының бөтен матурлыгын ачып бирергә тиеш.
«Татарстанлы» дигән территориаль тәңгәллек республикадагы бөтен кешене берләштерә
2020 елда «Зур этнографик диктант» белем бирү чарасы бишенче мәртәбә узачак. Узган ел бу диктант Татарстанда 105 мәйданчыкта - республиканың 45 муниципаль берәмлегендә дә узды. Этнографик диктантта Татарстан нинди нәтиҗәләр күрсәтә? Әлеге акцияне республикада популяр дип әйтеп буламы?
Беләсезме, этнографик диктантны беренче ел гына уздырмыйбыз. Быел юбилей елы — бишенче мәртәбә булачак. Бу чара бөтен ил буйлап уздырыла. Сүз уңаеннан, этнографик диктант уздыру төбәк инициативасы иде. Ул Ижевскида башланды, федераль дәрәҗәдә хупланды һәм бөтен илгә таралды. Әмма шуны аңларга тиешбез: безнең күптөрлелек кенә безгә алга таба бару өчен көч тупларга мөмкинлек бирә.
Быел Татарстандагы 43 район катнаша, 147 мәйданчыкта уздырыла. Бу республиканың тулы территориясе дияргә була. Алексеевск районында 24, Апаста 18, Лениногорскида 16, Спаста 14 мәйданчык оештырылды. Этнографик диктант нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе бездә дип әйтә алам.
Татарстанда яшәүче халыкларны нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз?
Туган җиргә мәхәббәт (елмая).
Ниндидер ризасызлыклар булган, бар һәм булачак та. Кеше еш кына үзенә ошаган әйбергә караганда, ошамаганы турында әйтүне кулайрак күрә. Әмма традицион бәйрәмнәр уза торган мәйданнарга эләккәч, Халыклар ассамблеясенә килгәч, мин барлык яшьләрне берләштерә торган искиткеч көч булуын күрәм. Кешеләрнең күзендә янып торган очкынны күрәм. Алар монда яшәүне сайлый. «Татарстанлы» дигән территориаль тәңгәллек шушы берләшү башлангычыдыр инде. Үз республикаңа, үз җиреңә мәхәббәт бер-береңне белергә һәм уртак максатларга ирешергә этәргеч бирә.