Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирада Әюпова «Аэрофлот» җитәкчелегенә: «Победа» белән очканнан соң юынасым килә»

Татарстан мәдәният министры «Аэрофлот» җитәкчелегеннән «Победа» авиакопманиясенең атамасын үзгәртүне сорады.

news_top_970_100
Ирада Әюпова «Аэрофлот» җитәкчелегенә: «Победа» белән очканнан соң юынасым килә»
Салават Камалетдинов/архив

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Аэрофлот» төркеменә караган «Победа» авиакомпаниясеннән зарланып, Инстаграмда язма урнаштырган.

«Мин мондый язмаларны бик сирәк урнаштырам. Дөресрәге, мондыйны беренче тапкыр язам. Хөрмәтле «Аэрофлот», «Победа» җитәкчелеге, сездән авиакомпаниянең исемен үзгәртүне сорыйм! Балаларыбыз, оныкларыбыз Җиңүнең безгә нинди кыйммәтләр белән бирелгәнен истә тотсын өчен, ел саен 9 Майда мин чын күңелдән барысын да эшләргә тырышам!

Теркәлү узганнан соң һәм «Победа» компаниясе самолетларында очканнан соң, минем һәрвакытта «юынасым» килә. Лоукостерлар төрле була. Ләкин мондагы кебек кешләргә карата сансызлыкны башка җирдә бик сирәк табарга була», — дип язган министр үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Ирада Әюпова фикеренчә, компания «п» һәм «о» хәрефләрен югалткан, нәтиҗәдә «беда» сүзе генә калган. «Компания — бөтенләй бәла, алар „ПО“ хәрефләрен кайдадыр югалткан. Сез ҖИҢҮНЕҢ якты образының дәрәҗәсен төшерәсез! Бу — җиңүче илнең имиджын югалту! Компаниянең исемен үзгәртүегезне сорыйм!» — дип тәкъдим иткән Ирада Әюпова.

Әлеге пост астында Россиянең халык артисты, танылган цирк династиясе вәкиле Эдгард Запашный: «Тулысынча килешәм», — дип язып куйган. Мәдәният министры белән Айгөл Бариева да килешкән.

Инстаграм кулланучыларының берсе: «Бәлки, бу бер генә тапкыр килеп чыккан аңлашылмаучанлыктыр?» — дип сораган. Ирада Әюпова бу кешегә: «Кызганыч, бу хезмәт күрсәтүнең даими сыйфаты», — дип җавап кайтарган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100