Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир үзенә кул салган дип баралар” - Бөгелмә районында 49 яшьлек ир янгында вафат булган

3 апрель көнне Бөгелмә районының Кодаш авылында янгын чыгып, 49 яшьлек ир-ат янып үлә.

news_top_970_100
«Ир үзенә кул салган дип баралар” - Бөгелмә районында 49 яшьлек ир  янгында вафат булган

Әлеге хәбәр килеп ирешүгә, йорт хуҗасы карт яки салмыш булгандыр дигән фикер килде. Чөнки эчкән килеш, тәмәке төпчеге төшерү яки ут белән сак эшмәү аркасында янгыннар еш була.

Сораша башлагач, бу очрак исә үзенчәлекле булып чыкты.

– Кодаш авылында янгын чыгу турында коткаручыларга 17 сәгать 18 минутта килеп ирешә, – диде Бөгелмә районы администрациясенең матбугат секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Диана Брюхачева. – Әлеге гаилә уңай, тырыш гаилә санала. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар инде әти-әниләреннән аерым яши. Янгын вакытында 49 яшьлек ир өйдә үзе генә була. Хатыны каравылчы булып эшли, шунлыктан ул бу вакытта эштә кала. Беренчел версия буенча, ир үз-үзенә кул салган.

Хакимият вәкиле сүзләре буенча, ир эчкәли торган булган, әмма аракы белән артык шаярмаган. Шулай ук аның беркайда да эшләмәве билгеле.

Янгын мәйданы 56 квадрат метрны тәшкил иткән. Брюхачева әйтүенчә, ул яшәргә яраклы түгел.

Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100