Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир янгыннан бер баласын гына алып чыккан, өч баласы һәм хатыны янып үлгән

Фатирда коточкыч янгын ял көнне иртән-иртүк башланган.

news_top_970_100
Ир янгыннан бер баласын гына алып чыккан, өч баласы һәм хатыны янып үлгән
Янгын вакытында күп балалы гаилә башлыгы бары тик бер баласын гына коткара алган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Новосибирск өлкәсендәге бер бистәдәге ике фатирлы торак йорт ял көнне иртән-иртүк яна башлаган. Төтен исен сизеп алган ир кече баласын алып, тәрәзәдән чыккан. Тагын өч баласын һәм хатынын алырга ул инде кире керә алмаган. Көчле ялкын фатирга керү юлын япкан.

Яна торган фатирдан гаиләне күршеләре алып чыккан. Тик алар каты пешеп, төтен исе белән агуланып, урында ук үлгән. Ир һәм исән калган баланы хастаханәгә озатканнар. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның түбәсе яна торган булган. Янгынны 20 минутта сүндергәннәр. Икенче фатирда яшәүчеләр барысы да исән калган. Янгында дүрт кеше һәлак булу буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100