Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир хатынын үтергән дә, мәетен кул пычкысы белән тураклап, басуга тараткан

news_top_970_100

Былтыр Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә югалган 59 яшьлек хатын-кызны үтерүчене ачыклаганнар. Аның элеккеге ире тоткарланган. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Әлеге хатын 2023 елның ноябреннән бирле хәбәрсез югалган булып санала. Шушы көннәрдә генә аның югалуына элеккеге ире катнашы булуы ачыкланган. Алар талашкан, шул чакта 60 яшьлек ир-ат хатынга пычак кадаган. Аннары ул мәетне идән астына ыргыткан. 1 атна узгач, ир-ат хатын мәетен кул пычкысы белән кисәкләргә бүлгән. Аннары элеккеге хатынының гәүдәсе кисәкләрен басуга чыгарып ыргыткан. Бу басуда җир тигезләү эшләре барган.

Бераз вакыт узгач, мәрхүмә хатынның улы полициягә мөрәҗәгать итеп, анасы югалу турында гариза яза.

Хәзер мәрхүмәнең элеккеге иреннән сорау алганнар, ул җинаять турында сөйләп биргән һәм үкенүен әйткән, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүмә хатынның улы анасы югалу турында 2024 елның октябрендә генә полициягә хәбәр иткән. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, җинаятьче – Долгопрудный шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек ир-ат. Мәрхүмә хатын аның белән рәсми рәвештә аерылышкан, тик алар бергә яшәвен дәвам иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100