Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир хатынын үтергән дә мәет кисәкләрен блендер белән ваклаган, ике бала ятим калган

news_top_970_100

Швейцариядә яшәүче ир-ат хатынын үтергән, аннары мәетен тураклаган һәм бер өлешен блендерда ваклап, калганнарын химикатларда эретеп яшермәкче булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җинаять 2024 елның февралендә була. Ир-ат сүзләренчә, хатыны аңа пычак белән ташлана, ә ул үзен яклап маташа. Ләкин суд-мед экспертиза моны кире кага.

Экспертлар фикеренчә, ир-ат хатынын буып үтерә, аннары кул астындагы кораллар белән мәетне тураклый. Берничә кисәкне блендер белән ваклый, берничәсен химикатларда эретә.

Ир-атта садистлык һәм социопатик тайпылышлар булуы да ачыклана. Прокуратура белешмәсе буенча, ул моңа кадәр дә хатынына карата көч кулланган.

Ир белән хатынның 2 кызы бар.

«New York Post» басмасы белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын Кристина Йоксимович исемле, аңа 38 яшь була. Ул «Төньяк-көнбатыш Швейцария миссы» титулын алган. 2007 елда «Мисс Швейцария» булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100