Җир убылу аркасында машина кайнар сулы чокырга чумган - видео
Алгы тәгәрәмәче төшеп киткәч, йөртүче артка чигенмәкче булган. Тик машина астында чокыр барлыкка килгән һәм ул төшеп киткән.
21 октябрьгә каршы төндә Самарада юл чатында торган машина кайнар сулы чокырга төшеп киткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл урам чатында булган. Светофорның яшел төсе янгач, машина хәрәкәт итә башлаган. Башта аның бер тәгәрмәче җир астына төшеп киткән. Ир-ат артка таба хәрәкәт итмәкче булган, тик машина астында асфальт убылган. Барлыкка килгән чокыр кайнар су белән тулган. Машина шунда чумган.
Машинадан чыгар өчен, ир-ат тәрәзәне ваткан. Автомобильне чокырдан тартып чыгару өчен махсус техника килгән. Имгәнүчеләр турында хәбәр ителми.
Әлеге вакыйга урыннан видео социаль челтәрләрдә таралды.