Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир түгел, алтын син» - Әнвәр Нургалиев хатынының туган көненә сюрприз ясаган

news_top_970_100
«Ир түгел, алтын син» - Әнвәр Нургалиев хатынының туган көненә сюрприз ясаган
социаль челтәрләр

Узган ел җырчы Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Иринаның туган көненә шаккатмалы сюрприз оештырган иде. Вертолетка утыртып алып килеп, кыйммәтле ресторанда татар эстрадасының иң шәп артистларын, барлык якыннарын чакырып, зур бәйрәм ясады. Иринаның быелгы туган көне дә бик матур узган. Дөрес, быел Әнвәр Нургалиев бәйрәмне а-а-аз гына тыйнаграк итеп, иң якын туганнары һәм дусларын чакырып әзерләгән. Туган көн мәҗлесе йортларының ишегалдында гөрләгән. Ирина каяндыр машина белән өйләренә кайтып туктый. Ә аны ишегалдына куелган беседкалар, бер төркем кунаклар, музыка каршы ала.

Җимешемнең туган көнен уздырдык. хатын кыз мактауны, назлаганны ярата, игътибар, сюрпризлар көтә. Бер-ике атна алдан әзерләнә башлаган идем. Ирина, һәрвакыттагыча, берни дә белми калды. Берәр кафега алып барырмын дип өметләнеп йөргән. Ә монда ихатада кафе. Бер әйберне аңладым, иң авыры аш  бүлмәсе, аш-су эшләре икән.

Иң мөһиме җимешемә шок булды. Рәхмәт үземнең егетләремә, кунакларыма. барысы да килде, чәчәкләргә күмде», – дип яза Әнвәр Нургалиев видеоны шәрехләп. 

Виртуаль дуслары да Ирина Нургалиеваны гомер бәйрәме белән котлаган. Әлбәттә, мондый кайгыртучан Әнвәргә дә мактау сүзләре яумый калмаган. «Ир түгел, алтын син», «Синең кебекләр башка юк шул, син бер генә, Әнвәр», – дип яза аңа хатын-кызлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100