Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир тирәли җәяү әйләнеп кайту өчен ничә сәгать вакыт кирәк?

Роберт Гарсайд 5 ел да 8 ай эчендә Җир тирәли әйләнеп кайткан, ул 50 пар аяк киеме туздырган.

news_top_970_100
Җир тирәли җәяү әйләнеп кайту өчен ничә сәгать вакыт кирәк?
https://pixabay.com

Җир тирәли җәяү әйләнеп чыгу мөмкинме? Бу хакта фактлар турында сайтта аңлаталар.

Җирнең экваторы 40 мең км озынлыкта. Физик яктан сәламәт кеше сәгатенә 5 км тизлек белән барса, аңа 8 мең сәг кирәк була. Көненә 8 сәгать барса, 1 мең көн яки 2 ел да 9 ай була.

Әлбәттә, бу теориядә шулай. Чынлыкта юл шактый катлаулы була.

Мондый гаҗәеп сәяхәткә беренче тапкыр чыгучы кеше — Британиядә яшәгән Роберт Гарсайд. Ул Нью-Дели шәһәреннән чыгып киткән һәм шунда ук 5 ел да 8 айдан кайтып җиткән. Әлбәттә, ул диңгез һәм океаннар аша судноларда барган, самолетларда очкан. Шушы юлда ул 50 пар аяк киеме туздырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100