Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир тетри башласа, кая качарга?

news_top_970_100
Җир тетри башласа, кая качарга?
https://tatarstan24.tv/

Геология-минералогия фәннәре кандидаты Диләрә Кузина җир тетрәгәндә нишләргә икәнен сөйләгән. Аның сүзләренчә, мондый хәл Татарстанда булу ихтималы аз, ләкин дөньяның башка урынында җир тетрәүгә юлыгырга мөмкин. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан литосфера плитәләре тоташкан урында тормый, республика халкына куркыр урын юк.

«Төркия, Сирия, башка илләрдәге җир тетрәү республикага килеп җитми. Татарстан платформада урнашкан, ул тектоник яктан тыныч булмаган төбәкләргә, мәсәлән Кавказга, килеп җитәргә мөмкин», – ди Диләрә Кузина.

Галим сүзләренчә, җир тетрәүне алдан фаразлау мөмкин, ләкин бу – бик катлаулы, аның аерым билгеләрен генә сизеп була.

Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресләреннән билгеле булганча, документларны бер урында саклау хәерле, кечкенә аптечка да булып торсын, кирәк булса – тиз генә җыенып чыгарга мөмкинлек кирәк.

«Җир тетрәү вакытында ачык өслеккә чыгарга кирәк, биналар җимерелү куркынычы, димәк, хәрабәләр астында калу ихтималы азрак булган урынны сайлагыз. Ләкин кеше өйдә калса, аңа ныклы конструкцияләр – ишек аралыклары арасына басарга, яки өстән ишелгән массаны тотып тора алырлык нык өстәл астына кереп утырырга кирәк. Иң мөһиме – тыныч булыгыз, паникага бирелмәскә тырышыгыз», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100