Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир тетрәүнең нәкъ үзәгендә булган Эрзинь шәһәрендә бер бина да җимерелмәгән

news_top_970_100
Җир тетрәүнең нәкъ үзәгендә булган Эрзинь шәһәрендә бер бина да җимерелмәгән
BAZA Телеграм-каналы

Соңгы көннәрдә Төркиядәге төп герой – Эрзинь шәһәре мэры Оккеш Эльмасоглу. Бу шәһәр җир тетрәү эпицентрында урнашкан, әмма монда бер генә бина да җимерелмәгән. Чөнки мэр Эльмасоглу законсыз төзелешкә рөхсәт бирмәгән була. Бу хакта BAZA «Телеграм» каналы яза. 

42 мең кеше яшәүче Эрзинь шәһәре Төркиянең көньягында, Хатай провинциясе үзәгендә урнашкан. 6 февральдә булган җир тетрәүләр нәтиҗәсендә, Эрзиньнән башка, Хатайның барлык районнарында да биналар җимерелгән. Шәһәрдә хәрабәләр генә түгел, хәтта җимерелгән урыннар да юк, монда яшәүче бер генә кеше дә зыян күрмәгән.

Оккеш Эльмасоглу бу феноменны бик гади аңлата: үзен сайлап куйганнан бирле ул Эрзинь шәһәрендә законсыз төзелешкә юл куймаган. Мэр белдергәнчә, төзелеш компанияләре һәм бизнес вәкилләре аңа даими рәвештә басым ясап торган, әмма ул үз территориясендә лицензиясез бернәрсә дә төзергә рөхсәт итмәгән, хәтта туганнарына да.

«Әлбәттә, кешеләр рөхсәтсез һәм күзәтүсез нәрсәдер төзергә һәрвакыт җай табып тора. Хәтта моны 100 процентка ук кисәтеп, туктатып булмаса да, киметергә мөмкин. Мин компромисска бармадым һәм миңа шуның аркасында бик күп кеше белән бәхәскә керергә туры килде. Әмма намусым чиста», – дигән ул.

Бу шәһәргә яңа герой кирәкми, диелә «Телеграм» каналы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100