Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир тетрәү корбаннарына: «Бүген шаһит булды үз оясы күпме җанның соңгы сулышына»

news_top_970_100
Җир тетрәү корбаннарына: «Бүген шаһит булды үз оясы күпме җанның соңгы сулышына»
https://vk.com/gerebe

Төркия һәм Сириядәге җир тетрәү корбаннарына багышлап, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «Тетрәнү» дигән шигырен иҗат иткән. 

Бар дөньяның асты-өскә килде,

Уянгандай булды җир гафләттән*.

Күк ярылды, тау ишелде өскә –

Качып котылмак юк бу афәттән.

Тынычлык һәм хозур таба иде,

Кайтып һәркем тыныч куышына.

Бүген шаһит булды үз оясы

Күпме җанның соңгы сулышына.

Үз җаена барган бу гомерне

Рәхәт кенә кичү иде өмет.

Яшәү белән баглап тора икән

Бер йотым су, бер кабарлык симит**.

Күкрәгенә баскач гүр газабы,

Кыскач таш эскәнҗә*** арасына,

Исән чыгу уе – «Аллаһ» сүзен

Хәтерләтте Адәм баласына.

Төркиянең чиксез корбаннарын

Кайтарырга мөмкин түгел кире...

Йөрәк кубарыла, җан тетрәнә,

Бер тарафым үле, берсе – тере...

«Каһраманмараш» дип тибә йөрәк,

«Хатай», «Шанлыурфа», «Адыяман»...

Белеп булмый: бүген монда – хәвеф,

Ә иртәгә кемгә нәрсә язган...

Чайкалганда, җирем тотып кала,

Баш түбәмне тери имин күгем.

Якыннарым – кул сузымы гына,

Һәр сулышым бәхет икән бүген!

Акыл җитмәс гасыр фаҗигасен

Күтәрешсәк кенә бергә-бергә,

Кабул итсәк үз кайгыбыз кебек,

Кеше булып калырбыз без җирдә.

©Сания Әхмәтҗанова

22.02.2023

*гафләт йокысы – ваемсыз, игътибарсыз йокы халәте

**симит – Төркиядә киң таралган клиндер, боҗра рәвешендәге вак күмәч

***эскәнҗә – кыскыч, пресс

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100