Узган атнада Төркиядә җир тетрәү булды. Россия Туроператорлар ассоциациясе (АТОР) вәкиле табигый бәла-казадан соң илдә ял итү ничек үзгәрәчәге турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Оешманың башкарма директоры Майя Ломидзе сүзләренчә, Туроператорлар ассоциациясе җир тетрәү булмаган курортларда сервис үзгәрү өчен алшартлар күрми. Бәла килгән төбәкләр Россия сәяхәтчеләре арасында популяр урыннар түгел, ди ул.
Ломидзе сүзләренчә, катаклизм булган төбәкләр Россия сәяхәтчеләре арасында популяр урыннар түгел.
Россия кешеләре элеккечә үк кунакханәләргә бронь ясый, җәйге чорга билетлар ала, дигәннәр Туроператорлар ассоциациясендә.
«Безнең күпьеллык тәҗрибәдән күренгәнчә, нәтиҗә ясап шуны әйтергә була – бернинди табигый бәла-казалар популяр юнәлешләрдә вазгыятьне үзгәртми. Күп еллар дәвамында Төркия уникаль туристлык продукты булдырган, ул бик нык. Без дә моңа инанганча, хәтта сәяси кризислар һәм пандемияләр аңа минималь йогынты ясый. Безнең фараз – май бәйрәмнәренә тармак тулысынча торгызылачак», – ди ITM group туроператоры генераль директоры Константин Мальков.
Турларга бронь ясый торган сервис Россиядән Төркиягә ихтыяҗның уңай динамикасын күзәтә. «Броньлау динамикасы җир тетрәүгә кадәр булган күрсәткечләргә кайтты», – дигәннәр компаниядә.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 9 сәгать чамасы аерма белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр булды. Илнең президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, бу – 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү.
Төркиянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәүдән һәлак булучылар саны арта, бу һәлакәт ил тарихында иң җимергече булды. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган шулай дип белдерде.
Ул, Анкарада табигать афәтләрен бетерү идарәсе (AFAD) үзәгендә чыгыш ясаганда, җир тетрәү корбаннары саны 35418 кеше булуын әйтте. 14 февральдә РИА Новости шул турыда яза.
- Төркиядә җир тетрәү: мондый һәлакәтләрдән котылып булмый, тагын кайда җир тетрәргә мөмкин?