Камчаткада көчле җир тетрәү вакытында табибларга бала таптырырга, шул ук вакытта сабыйларны һәм аларның әниләрен ишелеп төшүче предметлардан коткарырга туры килгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Нәкъ җир тетрәгәндә 14 яшьлек кызның тулгаклары башланган. Табиблар ярдәме белән сау-сәламәт кыз бала дөньяга килгән.
Камчаткада җир тетрәү 30 июльдә була. Бу вакытта йортлар селкенә, бүлмәләрдәге җиһазлар ава, юл кырыйларындагы машиналар кузгала. Паникага бирелгән халык урамнарга чыга.
Куркудан һәм стресстан 14 яшьлек кызның да тулгаклары башлана. Әнисе белән бергә ул инде бала тудыру йортына килгән була. Аңа акушер-гинеколог Мгер Адамян җитәкчелегендә медиклар бригадасы ярдәм итә. Сәламәт кыз бала дөньяга килә. Сабый 2950 грамм авырлыкта туа, аңа Эвелина дип исем кушалар.
Яшь әнинең гаиләсе хакимияткә медиклар бригадасын бүләкләүне сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли, диелә хәбәрдә.