news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җир тетрәгәндә йортсыз калган ир-ат мәгарәдә тычканнар һәм еланнар белән яши башлаган

news_top
Җир тетрәгәндә йортсыз калган ир-ат мәгарәдә тычканнар һәм еланнар белән яши башлаган
"Комсомольская правда" телеграм-каналы

2023 елның 6 февралендә Төркиянең Хатай өлкәсендә җир тетрәгәндә йорт-җирсез калган 55 яшьлек Али Бозоглан инде 2 ел мәгарәдә яши. Әмма аның хатыны һәм 3 баласы уңайлырак тормыш шартларын сайлаган. 2023 елда бәла-казага юлыккан гаиләгә хакимиятләр «контейнер» бирә. Әмма гаилә башлыгы иминрәк һәм аулаграк яшәү җире сайлаган, дип яза «Комсомольская правда» телеграм-каналы.

Ир-ат җирле матбугат чараларына интервью биргән. Аңа мәгарә тормышы бик ошый икән. Бары тик электр, тычканнар һәм еланнар проблемасы гына бар, ди. Тик ул аларга игътибар да итми диярлек, чөнки бу урын аңа тынычлык бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар