Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир шарының 1 процент өлешендә генә чиста һава бар: 1000 кешенең берсе чиста һава сулый

Бөтен дөньяда диярлек һаваның пычрану дәрәҗәсе куркыныч саннарга җиткән. Чиста һава Җир шарының нибары бер процентында гына калган, пычрану буенча лидерлар - Көньяк һәм Көнчыгыш Азия илләре тора.

news_top_970_100
Җир шарының 1 процент өлешендә генә чиста һава бар: 1000 кешенең берсе чиста һава сулый
Qilai Shen/Bloomberg

Сер түгел, һаваның пычрану дәрәҗәсе – бүген бөтен дөнья алдында торган җитди проблема. Ләкин никадәр җитди? Глобаль рәвештә һаваның пычрану дәрәҗәсен тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Җир шарында пычрак һавадан качып котылу өчен урын калмаган диярлек. Бу хакта фәнни тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, Bloomberg хәбәр итә.

Lancet Planetary Health журналы бастырган мәгълүматлардан күренгәнчә, Җир шарының якынча 99,82 процент өлешендә үпкәдә яман шеш һәм йөрәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин булган вак кисәкчекләр бар. Һава начар булган төбәкләр халык иң күп яшәгән урыннар. Җир шарында яшәүчеләрнең нибары 0,001 проценты гына чиста һава сулый.

Австралия һәм Кытай галимнәре 2019 ел дәвамындагы көннең 70 процентында һаваны пычратучы матдәләр концентрациясенең Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгән нормадан артып китүен ачыклаган. Бигрәк тә Көньяк һәм Көнчыгыш Азиядәге илләрдә һава пычрак.

Галимнәр һәм сәламәтлек өчен җаваплы түрәләр мондый куркыныч булуы турында күптән белә. Һаваның пычрак булуы сәбәпле, ел саен 6,7 миллион кеше үлә.

Тикшерүчеләр һаваны пычратучы кисәкчекләрнең иң югары концентрациясе Көнчыгыш Азиядә булуын ачыклаган, аннан соң Көньяк Азия һәм Төньяк Африка килә. Австралия һәм Яңа Зеландиядә бу күрсәткечләр иң түбән дәрәҗәдә. Көньяк Америка төбәкләрендә дә һава чагыштырмача чистарак.

Һаваны нәрсәләр пычрата соң? Болар – транспорт чараларыннан, шулай ук урман янгыннарыннан чыккан төтен, электр энергиясен җитештерү барышында барлыкка килгән сульфат аэрозольләре һәм башкалар.

Тикшеренүдә һаваны пычратучы вак кисәкчекләр күләменең ел фасылына карап үзгәрүе әйтелә. Мәсәлән, Төньяк-көнчыгыш Кытайда һәм Төньяк Һиндстанда декабрьдән февральгә кадәр PM 2.5 концентрациясе башка айлар белән чагыштырганда күбрәк теркәлгән. Бу, мөгаен, кыш айларында казылма ягулык белән эшләүче җылылык генераторларын куллануның артуы белән бәйледер. Икенче яктан, Көньяк Америкадагы Бразилия кебек илләрдә августтан сентябрьгә кадәр концентрациянең артуы күзәтелә. Бу – җәйге сезонда кырларны ут белән эшкәртүдән дип аңлатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100