Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Ир сөяркәсенә бензин сибеп, тереләй яндырып үтергән

Кич белән 33 яшьлек ир-ат 29 яшьлек сөяркәсен машинага утыртып елга буена алып барган. Икесенең дә аерым гаиләсе булган.

news_top_970_100
Ир сөяркәсенә бензин сибеп, тереләй яндырып үтергән

Түбән Новгород өлкәсендә 33 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Бу турыда өлкәнең Тикшерү комитеты хәбәр итте.

2017 елның 24 февралендә кич белән бу ир-ат 29 яшьлек сөяркәсен машинага утыртып елга буена алып барган.

Хатынны машинадан тартып чыгарган, бензин сипкән һәм ут төрткән.

Һәлак булган хатын мәетен икенче көнне узып баручы кешеләр тапкан. Суд-медицина экспертизасы хатынның пешеп, шок халәтенә килгәнгә үлүен ачыклаган.

Әлеге ирнең дә, хатынның да үз гаиләләре булган. Тикшерүчеләр нәкъ менә никахсыз мөнәсәбәтләр җинаять өчен алшарт булган дип фаразлый.

Тикшерү барышында гаепләнүче ир-ат гаебен танымаган. Аны сак астына алганнар.

Суд бу ирне 17 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100