Табиб-трихолог Владимир Пинегин сүзләренчә, җирән кешеләрнең чәче башкаларга караганда акрынрак агара. Бу турыда РИА Новости яза.
Табигый картаю процессы бөтен кешедә дә була. Тик җирән кешеләрнең чәче төсен озаграк саклый.
«Җирән кешеләр дә башкалар кебек чал чәчлегә әверелә. Тик җирән кешеләрдә чәчнең төсен билгели торган феомеланин пигменты шактый озак бозыла, шуңа күрә җирән кешеләргә озаграк чал керми», — ди табиб.
Табигый картаю чәчләр агару процессын да эшләтеп җибәрә, шул исәптән җирән кешеләрдә дә. Ләкин кара чәчле кешеләрдә бу иртәрәк башлана.
Кешенең чәченә чал төшә башлый торган яшь күп факторларга бәйле. Бу — генетика, яшәү рәвеше, стресс, аларны компенсацияләү, ди белгеч. Хәзерге вакытта чәч агаруны туктата торган һәм нәтиҗәсе расланган ысуллар юк. Чал чәч керү процессы бер очракта гына кирегә борыла ала — стресстан чәч агарса һәм бу стресс компенсацияләнсә, ди Пинегин.
Табиб сүзләренчә, җирән кешеләрнең башында 90-100 мең чәч бөртеге, брюнетларда 140-150 мең чәч бөртеге була. Тик җирән чәч бөртегенең диаметры зуррак булу сәбәпле, бу аерма компенсацияләнә, диелә хәбәрдә.