news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирәмәл таулары тирәсендә 24 яшьлек кыз бер көн адашып йөргән

Чаңгычы кызның үзе белән элемтә чаралары да булмаган.

news_top
Ирәмәл таулары тирәсендә 24 яшьлек кыз бер көн адашып йөргән

Башкортстанның Учалы районында 24 яшьлек турист кыз югалган. Ул Абараш-Баш тауларына чаңгы шуарга чыгып киткән булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башта кыз иптәше белән Ирәмәл тавына барган. Аннары үзе генә Абараш-Баш тауларына чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Кызның элемтә чаралары да булмаган. Төркем коткаручыларда да теркәлмәгән.

Кызны эзләргә дип өч снегоходка утырган коткаручылар киткән. Алар кызны өч яктан килеп эзләгән. Коткаручыларга «Ирәмәл» паркы вәкилләре дә кушылган. Шулай ук Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә эзләшкән. Кызны Учалы районының Байсакал авылы, Белорет районының Николаевка авылы һәм Мәхмүт авылы ягыннан эзләп караганнар.

Югалган кыз  үзе кайткан. «Бәхеткә, кыз табылды. Ул үзе таулардан кайтып керде. Хәзерге вакытта Байсакал авылында. Аның хәле стабиль, табиблар ярдәме кирәк булмады», — дип сөйләгәннәр «Башинформ» агентлыгына Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр комитетында.

Гадәттән тыш хәлләр комитеты туристларга маршрутларны теркәргә кирәклеген искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар