news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир кеше подъездда 11 яшьлек кызга пычак кадаган

Хәзерге вакытта табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша.

news_top
Ир кеше подъездда 11 яшьлек кызга пычак кадаган
Мәскәүдә йорт подъездында бер ир-ат 11 яшьлек кызга пычак белән кадаган. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Тикшерү комитеты вәкиле җинаять эше ачылу турында агентлыкка әйткән.

Кыз бала урамда йөреп кайтып килә торган булган. Аның артыннан подъездга ир кеше кергән. Ул балага пычак белән кадаган һәм урыннан качкан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз белән бу ир арасында җәнҗал булмаган.

Кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аның гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша.

РЕН ТВ каналы урындагы видеокүзәтү камералары кадрларын күрсәтте. Канал мәгълүматы буенча, бу ир кызның корсагына пычак белән суккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар