«Ир кеше хыянәт итү норммы?»: Дилә Нигъмәтуллина әтисе белән «норм/стрем» төшергән

Дилә Нигъмәтуллинаның әтисе Җәүдәт абый социаль челтәрләрдә баручы «норм/стрем» трендында катнашты. Җырчы әтисенә ир белән хатынга кагылышлы сораулар бирде.
– Син консерватив кеше инде, әмма тормышта бик күпне күргән. Хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләре турында сораулар була. Хатын-кыз ирдән күбрәк акча эшләсә ни диярсең?
– Стрем.
– Күп кеше, ирләр хатын-кызларны яраталар инде, ди. Ирләрнең хыянәт итүен «нормаль күренеш» дип тә саныйлар. Синең фикерең?
– Стрем.
– Әгәр хатын-кыз ир кешегә карата көчлерәк булса, хатын тормышны алып барса?
– Стрем.
– Тормышта төрле хәлләр була инде. Ир белән хатын аерышлышса?
– Булырга мөмкин. Норм.
– Хатын-кыз белән ир кеше мәхәббәтен күрсәтергә тиешме? Мисал өчен, урамда кочаклашу, үбешү...
– Мөнәсәбәтләрне алай күрсәтү яклы түгелмен, яратып бетермим андый нәрсәне.