Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җир йотты». Юлдагы чокырга ике тонналы машинасы белән ауган йөртүчене таба алмыйлар

news_top_970_100

Япониядә 2 тонналы машина җир астына төшеп киткән. Йөртүчене эзләп таба алмаганнар. «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Токио шәһәре янында җир убылып барлыкка килгән чокырга машинасы белән бергә төшеп киткән ир-атны 2 көн эзләгәннәр. Тагын бер упкын барлыкка килгәч, аны эзләүне туктатырга туры килгән.

Япониядә коткаручылар, су агулар, газ торбалары, тотрыксыз грунт белән көрәшә-көрәшә, бу ир-атны эзләп табарга тырыша, диелә хәбәрдә.

Карст чокыры 10 метр тирәнлектә, 10 метр киңлектә. Менә шул упкын 74 яшьлек йөртүчене йоткан инде. Өстәвенә, чокырга су тула башлаган.

Фаҗига урыныннан 200 метр радиуста яшәүчеләргә эвакуацияләнергә кушканнар, чөнки бу районда җир астында газ торбасы уза икән.

Икенче чокыр барлыкка килгәч, эшчеләр дә кача башлый, ресторан язуы, телеграф баганасы чокырга төшеп китә.

Аннары 2 чокыр тоташа, юлда бик зур ярык барлыкка килә.

Җирле хакимият фикеренчә, беренче чокыр канализация торбасы шартлагач барлыкка килә, икенчесе исә юынтык сулар туфракны юдыргач килеп чыга.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, чокырга төшеп киткән йөртүче башта экстрен хезмәтләр белән сөйләшкән, ләкин соңрак шалтыратуга җавап бирмәгән.

Хакимият вәкилләре чокыр тагын да зураю ихтималын да кире какмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100