news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җир җиләгеннән куе кайнатма ясау рецепты

news_top
Җир җиләгеннән куе кайнатма ясау рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Җир җиләгеннән куе кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәм. Бу очракта кайнатманың сиробы аз була.

  • Ингредиентлар: 1 кг җиләк, 800 грамм шикәр комы.

Бу рецепт белән эшләгәндә, иң мөһиме – табаның киң булуы шарт булып тора. Табага чистартылган җиләкне салырга һәм, суы бүленеп чыксын өчен, 8 минут пешереп алырга. Бүленеп чыккан суы акрынлап парга әверелеп бетә.

Берничә порция шулай пешереп кәстрүльгә яки табакка салып барырга һәм, кирәгенчә шикәр комы салып, кабат сүрән утка куярга. Бу масса кайнап чыккач, утта тагын 5 минут тотарга.

Әзер кайнатманы банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

Шул ук ысул белән бакча җиләген дә ясарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар