Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир җиләгеннән компот, кайнатма рецепты

news_top_970_100
Җир җиләгеннән компот, кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Җир җиләге кебек хуш исле, татлы җиләк бармы икән?! Кышын аның компотын гына ачсаң да өйгә хуш исе тарала. Җир җиләген чистартып, бөтен килеш яки чистартмыйча иттарткычтан чыгарып, кайнатма ясарга мөмкин. Шулай ук чистартып катырырга куярга була. Кышын чәй пешерү өчен сабагы-яфраклары белән киптерергә мөмкин.

Компот өчен беренче эш итеп су кайнатырга куям, анда баллырак булырлык итеп чама белән шикәр комы салырга. 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен ике бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар сироп коярга да, тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп куярга. Компот баллырак булгач, чистартылмаган җиләктән ясалуга карамастан әчеми. Ә бер банкадан ике банка компот чыгачак дигән сүз. Кунаклар килгәндә һәм ишле гаиләләр өчен кулай булачак. Бер банканы икегә бүлеп, калган яртысына кайнаган су өстәргә кирәк булачак.

Кайнатма өчен: 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы.

Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәре эресен өчен 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кайнатып алырга. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырсагыз, уңайлы булачак. Вак банкаларның барысын бергә духовкага тыгып стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы банкага тутырырга һәм пластик капкач ябып салкын урынга куярга.Вареньены кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга була. Җиләкне чистартып яки чистартмаган килеш блендер белән вакларга. Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 600 грамм шикәр комы (җиләк чистартылмаган очракта күбрәк) җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып куярга, шикәре эреп беткәч пластик шешәләргә тутырып туңдыргычка куярга кирәк.

Эре җир җиләкләрен катырырга куярга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин булачак.

Кышын төнәтеп эчу өчен җиләкләрне сабагы һәм яфраклары белән кечкенә бәйләмнәргә җыярга һәм киптерергә. Кыш көне өстенә кайнар су агызырга һәм 2-3 минутка каплап куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100