Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир җиләгеннән кайнатма һәм компот рецепты

news_top_970_100
Җир җиләгеннән кайнатма һәм компот рецепты
Гөлүзә Василова

Җир җиләге кебек хуш исле, татлы табигать нигъмәте бармы икән?! Тик быел аз булуы гына кәефне төшерә. Шулай да булганын җыеп, компот ясап куярга мөмкин. Кышын банканың капкачын ачып җибәрүгә, аның хуш исе «җәйге алан»га дәшә кебек тоела.

 Җир җиләген чистартып, бөтен килеш яки чистартмыйча иттарткычтан чыгарып кайнатма ясарга мөмкин. Шулай ук катырырга куярга була. Кышын чәй пешерү өчен, сабагы-яфраклары белән киптерергә дә мөмкин.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Компот өчен беренче эш итеп су кайнатырга куярга, чама белән шикәр комы салырга, әмма баллырак булырга тиеш. 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен 2 бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар баллы су коярга да, тимер капкач белән ябарга. Компотлы банкаларның астын өскә әйләндерергә. Соңыннан салкын урынга урнаштырырга. Компотка чистартылмаган җиләк салуга карамастан, баллырак булгач, әчеми.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Кайнатма өчен: 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы. Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм, шикәре эресен өчен, 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач, тагын бер кайнатып алырга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Вак банкаларның барысын бергә духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырырга һәм капрон капкач ябып, салкын урынга куярга.

Вареньены кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга була. Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 500 грамм шикәр комы җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып куярга, шикәре эреп беткәч, савытларга тутырып туңдыргычка куярга кирәк. Чистартылган җир җиләгенә куертылган сөт (сгущенка) салырга һәм туңдыргычта сакларга була. Бик тәмле килеп чыга.

Эре җир җиләкләрен катырырга куярга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин була. Ул бозлы килеш бик тәмле, ә чистартмыйча катырган җиләкне эреткән очракта, үләненең әчесе чыга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Кышын төнәтеп эчү өчен, җиләкләрне сабагы һәм яфраклары белән кечкенә бәйләмнәргә җыярга һәм киптерергә. Кыш көне өстенә кайнар су агызырга һәм 2-3 минутка каплап куярга. Бу чәйне бал белән эчсәгез, тагын да тәмле һәм файдалы була.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100