Җир җиләге кебек хуш исле, татлы табигать нигъмәте бармы икән?! Быел җиләк иртәрәк өлгерде, көннәр дә эссе тору сәбәпле, җиләк җыю ләззәте генә озакка сузылмаячак. Шуңа да җиләкләр кипкәнче җыеп калырга ашыгырга кирәк.
Җир җиләген чистартып, бөтен килеш яки чистартмыйча иттарткычтан чыгарып кайнатма ясарга мөмкин. Шулай ук катырырга куярга була. Кышын чәй пешерү өчен, сабагы-яфраклары белән киптерергә дә мөмкин. Кышын аның компотын ачып җибәрүгә хуш исе тарала, гүя «җәйге алан»га дәшә кебек тоела.
Җир җиләге төсен югалтмый торган кайнатма рецепты
Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә җир җиләге кайнатмасының рецепты белән уртаклаша. Ул кайнатмадагы җиләкнең үз төсен югалтмавы белән үзенчәлекле.
Җир җиләген тулысынча чистартып та, шулай ук бер өлешен чистартмыйча да ясарга була.
Ингредиентлар: 1 кг җир җиләге, 1 кг шикәр комы, 0,5 стакан су. Аны 40-45 минут кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплап куярга.
Җәйге эсседә сусауны басар өчен җир җиләгеннән куас ясау рецептын тәкъдим итәбез. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Моның өчен җиләкне чистартырга, юарга, суын саркытырга, эмаль савытка салырга. 250 г җиләккә 70 г исәбеннән су салып кайнатып чыгарырга. Уттан алып, 10 минут тоткач, сөзәргә. 1 аш кашыгы бал, 4 бал кашыгы шикәр комы, 1 г лимон кислотасы салып болгаткач, кабат сөзеп шешәләргә тутырырга. Һәр шешәгә 3-4 кенә йөзем салырга. Шешәне бераз тутырмыйча калдырырга, бөкеләп куярга. Салкын урында 7-10 көн торгач куас әзер була.
Әгәр куас тизрәк өлгерсен дисәгез, шешәләргә салып авызын томалагач, 25-27 градус җылыда (җәен бүлмә температурасы) тотыгыз һәм өченче көнне генә салкын урынга куегыз. Болай эшләгәндә куас 4 көннән әзер була.
Компот өчен беренче эш итеп су кайнатырга куярга, чама белән шикәр комы салырга, әмма баллырак булырга тиеш. 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен 2 бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар баллы су коярга да, тимер капкач белән ябарга. Компотлы банкаларның астын өскә әйләндерергә. Соңыннан салкын урынга урнаштырырга. Компотка чистартылмаган җиләк салуга карамастан, баллырак булгач, әчеми.
Кайнатма өчен: 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы. Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм, шикәре эресен өчен, 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач, тагын бер кайнатып алырга.
Вак банкаларның барысын бергә духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырырга һәм капрон капкач ябып, салкын урынга куярга.
Вареньены кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга була. Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 500 грамм шикәр комы җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып куярга, шикәре эреп беткәч, савытларга тутырып туңдыргычка куярга кирәк. Чистартылган җир җиләгенә куертылган сөт (сгущенка) салырга һәм туңдыргычта сакларга була. Бик тәмле килеп чыга.
Эре җир җиләкләрен катырырга куярга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин була. Ул бозлы килеш бик тәмле, ә чистартмыйча катырган җиләкне эреткән очракта, үләненең әчесе чыга.
Кышын төнәтеп эчү өчен, җиләкләрне сабагы һәм яфраклары белән кечкенә бәйләмнәргә җыярга һәм киптерергә. Кыш көне өстенә кайнар су агызырга һәм 2-3 минутка каплап куярга. Бу чәйне бал белән эчсәгез, тагын да тәмле һәм файдалы була.