Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә җир җиләге кайнатмасының рецепты белән уртаклаша. Ул кайнатмадагы җиләкнең үз төсен югалтмавы белән үзенчәлекле. Җир җиләге кызара башлады инде, рецептны үзегезгә саклап куя аласыз.
Җир җиләген тулысынча чистартып та, шулай ук бер өлешен чистартмыйча да ясарга була.
Ингредиентлар: 1 кг җир җиләге, 1 кг шикәр комы, 0,5 стакан су. Аны 40-45 минут кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплап куярга.