Питрәч районы Тау Иле авылында быел җир җиләге бигрәк уңды. Узган атна азагында разведкага дип кенә барган идек, таулардан өч чиләк җыеп кайттык. Әле ул вакытта тәлгәштә бер генә җиләк пешкән иде, хәзер инде сабактагы җиләкләр пешеп беткән, барысын бергә өзеп чиләккә саласы гына. Әлегә тигез урыннарда җиләк пешеп кенә килә, ә тауларда үзе эре, үзе кып-кызыл, нәкъ әкияттәгечә, күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бүген дә кып-кызыл җиләк белән чиләкләр тулды, аннары - машина багажнигы. Кайтыр юлда туганнар йорты янында туктап, чишмә суы эчтек тә, хәл алырга дип утырдык. Сөйләшеп, дөньябызны онытканбыз. Ә анда Әнисә апайның кәҗә бәтие Акколак рәхәтләнеп җиләк белән сыйланып маташа.
Шулкадәр җиләк җыеп, кәҗә бәтиен дә сыйламаска инде. Аның да әнкәсе безне сөт белән сыйлый ла…
Акколак җиләкне бигрәк яратты, җиләкле чиләкне алдыннан алып куйгач та, яннан китмәде. Мөлдерәтеп күзләреңә карап торган кәҗә бәтиен ничек инде сыйламыйсың?! Акколак әле кечкенә, сакалы да юк, рәхмәт тә әйтә белми. Әмма ул бәхетле…