news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җир җиләге кайнатмасыннан пирог

“Әлмәт таңнары” газетасыннан тиз генә пешереп ала торган җир җиләге пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Җир җиләге кайнатмасыннан пирог

Камыр өчен: 100 г сөт, 2 йомырка,  100 г шикәр комы, 100 г ак май, 250-300 г он, 1 бал калагы сода, кирәгенчә тоз.

Савытка йомырка, сөт, шикәр комы, эретелгән атланмай, сода, тозны бергә яхшылап болгатырга. 


Камыр каймактан куерак булырга тиеш. 

Барлыкка килгән кушылмага 300 грамм җир җиләге кайнатмасы салып, тагын болгатырга. 

Табаны майларга, камырны шунда бушатырга, тигезләргә һәм 50-60 минутка газ мичендә пешерергә кирәк. 

Пешеп чыккач, бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә. 

Мондый бәлешне башка кайнатмалардан да пешереп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар