Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир хатынын намазга бастыра аламы? (сорау-җавап)

Еш кына «Эх, ирем артына басып намаз укыйсым килә», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит киресенчә, хатынын намазга бастыра алмаган ирләр дә очрый.

news_top_970_100
Ир хатынын намазга бастыра аламы? (сорау-җавап)

Кайбыч районында яшәүче Әнвәрдән килгән хатта мондый юллар бар. «...Хатыным намаз укырга теләми, миңа нишләргә, аны ничек үгетләргә, киңәш бирегез? Минем бит ахирәткә күчкәч, аның өчен җавап бирәсем бар...


Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев  җавабы:

- Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бу сорауны безгә еш бирәләр. Бик четерекле сорау, хәтта намаз укырга теләмәгән хатынын ташлап китүчеләр дә очрый башлады, киресенчә, шул сәбәп белән иреннән аерылучылар да бар. Аның ахыры хәерле түгел. Алай кискен нәтиҗәләр ясарга ашыкмаска киңәш итәр идек. Һәр нәрсәдә сабыр булырга кирәк. Кушылып яши башлаганда, гадәттә, берсе дә намаз укымаган, әммә кайсысыдыр алданрак иманга килгән. Бер-береңә түзем булу сорала. Шәхсән үземнең танышларым арасында иренә ияреп намазга баскан хатыннарны беләм. Иптәш егетнең хатыны рус милләтеннән иде. Ул да, Аллага шөкер, ислам дине кабул итеп, яулыгын япты, хәзер намазда. Сабырлык кирәк, уңай үрнәк белән тәрбия кылса, Әнвәр әфәнде дә теләгенә ирешер. Аңа, бәлки, хатынын дини даирәләргә алып йөрергәдер, намазлы кешенең нинди гүзәл булуын күрсәтергәдер... Белем алу да хәреф танудан башлана бит. Пәйгамбәребез дә 13 ел иманга чакырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100