news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир хатынын кадап үтергән һәм өйне җыештырып, табиблар чакырткан

23 февраль кичендә исерек ир хатынын кыйнап ташлый.

news_top
Ир хатынын кадап үтергән һәм өйне җыештырып, табиблар чакырткан

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә фаҗига була. 41 яшьлек ир-ат 36 яшьлек хатынын пычак белән кадап үтерә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

24 февральдә Нефтекама шәһәрендәге йорттагы бер фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аны көч кулланып үтергәннәр дип фаразлана. Мәрхүмәнең 41 яшьлек иренә карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Соңрак ачыкланганча, 23 февраль кичендә исерек ир хатыны белән талаша. Шуннан соң ул хатынын кыйный, пычак ала һәм хатынның күкрәгенә кадый. Хатын урында ук җан бирә. 

Үтерүче исә бу хәлне башкача аңлата. Ул өйне җыештыра, талаш эзләрен яшерә. Аннан ашыгыч ярдәм чакыра. Хатыны үз-үзенә пычак белән кадады дип расламакчы була.

«Тикшерүчеләр җыйган дәлилләр ирнең җинаятькә катнашы булуын күрсәтә. Ләкин тоткарланган ир-ат күрсәтмә бирүдән, үзенә белдерелгән гаепләүгә карата аңлатма бирүдән баш тарта», — дип әйткәннәр төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

Ир кулга алынган. Аңа гаепләү белдерелгән. Моңа кадәр дә бу кеше берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар