Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир хатынын буып, кыйнап, ике ел буе кыз баласын көчләп торган

Балигъ булмаган бала бу турыда апасына сөйләгән.

news_top_970_100
Ир хатынын буып, кыйнап, ике ел буе кыз баласын көчләп торган
40 яшьлек ир-ат хатынын кыйнап, аның балигъ булмаган кызын көчләп торган. Аны үтерү белән янау һәм сексуаль характердагы көчләү гамәлләре маддәсе буенча хөкем иттеләр. Бу турыда Удмуртия буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, бу ир-ат бер хатын һәм хатынның балигъ булмаган балалары белән бергә яшәгән. Балалар белән өйдә үзе генә калган вакытта, ул ике ел двамында бу хатынның  13 яшьлек кызы белән сексуаль характердагы көчләү гамәлләре башкарган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Балигъ булмаган бала бу турыда апасына сөйләгәч, хокук саклау органнарына хәбәр иткәннәр. Тикшерү барышында бу ир-атның бергә яши торган хатынына даими рәвештә үтерү белән янавы, аны буып, кыйнап торуы да ачыкланган.

Суд-медицина, психология-психиатрия, биология экспертизалары уздыргач, шаһитлардан сорау алгач, бу ир-атның "гаилә тираны" булуы билгеле булган.

Хөкем ителүче ир-ат судта гаебен кире каккан, ләкин җыелган дәлилләр нигезендә, аны гаепле дип тапканнар.

Суд карары буенча, бу ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100