Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир, хатын, кыз үлә, ике бала имгәнә». Башкортстанда авария ясаучыга җәза үзгәртелде

Коточкыч авария ясаган 23 яшьлек егетне шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән булганнар.

news_top_970_100
«Ир, хатын, кыз үлә, ике бала имгәнә». Башкортстанда авария ясаучыга җәза үзгәртелде
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанда бер гаиләдән өч кеше үлеменә китергән авария ясаган ир-атка карата хөкем карарын катгыйландырдылар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Прокуратура тәкъдиме буенча, Башкортстан Югары суды Бишбүләк районында яшәүче 23 яшьлек ир-атка карата җәзаны үзгәртте. Моңа кадәр суд аны дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде. Ул өч кеше үлеменә, ике кеше җитди имгәнүгә китергән авария ясауда гаепләнә.

Юл һәлакәте 2019 елның августында була. Гаепләнүче ир-ат Volkswagen машинасы белән идарә итә. Фаҗига вакытында яңгыр була, юеш юлда ул каршы як полосага чыга һәм «Лада-2140» машинасына бәрелә.

Авариядә «Лада» машинасында утырган ир белән хатын, аларның 14 яшьлек кызы һәлак була, тагын ике балалары бик җитди имгәнә.

Дәүләт гаепләүчесе моңа кадәр суд билгеләгән җәзаны бик йомшак дип таба һәм апелляциягә бирә. Башкортстан Югары суды прокурор позициясе белән килешә. Шулай итеп авария ясаган ир-атка шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары үзгәртелә. Аны өч ел 10 айга колония-поселениегә хөкем иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, авария Ярмәк районында Бекетов — Знаменка — Исламбахт юлында була. Фаҗигадә Бүрзән районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз, аның 38 яшьлек ире, 14 яшьлек кызы үлә. Машина салонында аларның 16 һәм 4 яшьлек тагын ике баласы була. Алар бик җитди имгәнә. Кече кызны махсус утыргыч кына саклап калуы билгеле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100