«Российская газета» сайтында мирас бүлүгә кагылышлы сорауга җавап чыкты.
«Мин ирем белән аерылышкан. Безнең ике балабыз бар. Иремнең карт анасы бар. Әби үлгән очракта, васыять булмаса да, безнең балаларга мирас булачакмы?» – ди сораган бер хатын.
Юрист Юлия Долгушина аңлатканча, Россия Гражданнар кодексының 1111 маддәсе буенча, мәрхүм кеше васыять калдырмаса, мирас закон буенча бүленә, ягъни мирас калдыруның Россия Гражданнар кодексында билгеләнгән чираты буенча бирелә.
Беренче чиратта мәрхүмнең балалары, ир яки хатыны һәм әти-әниләре мирасчы була. Оныкларга мирас тәкъдим буенча бирелә.
Тәкъдим итү хокукы («право представления» дигән төшенчә белән күрсәтелә) шуны билгели: мирасны ачканчы яки мирас калдыручы белән бер вакытта үлгән мирасчының өлеше закон буенча аның оныкларына тәкъдим итү хокукы буенча күчә.
Шулай итеп, алда китерелгән сорауда балалар беренче чираттагы мирасчылар булып саналмый. Шуңа күрә, әгәр бу хатынның элеккеге ире анасы үлгәндә исән булса, ул беренче чираттагы мирасчы буларак мирас ала. Аның балаларына (мирас калдыручының оныкларына) мирас бирелми.
Әгәр сорау бирүче хатынның ире карт анасына кадәр үлеп китсә, ирнең балалары әбинең мирасында мәрхүм әтиләренең өлеше кадәр мираска хокуклы була.