Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирләрнең үз шөгыле булырга тиеш»: Зәмирә Рәҗәпованы улын идән юдыртканга тәнкыйтьлиләр

«Ир-егетләрнең үз шөгыле булырга тиеш». Зәмирә Рәҗәпованы улын идән юдырткан өчен тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
«Ирләрнең үз шөгыле булырга тиеш»: Зәмирә Рәҗәпованы улын идән юдыртканга тәнкыйтьлиләр

Зәмирә Рәҗәпова улы Аязның идән юганын фотога төшереп алган. Бу сурәтне ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

"Аяз идән юа", дип язган ул фото янына. "Мин төшергәнне күрми дә, ишетми дә", - ди Зәмирә.

"Улым, гөл артын юмадың бит, диван артына да кереп тормадың", - ди икән Зәмирә.

"Анда барыбер кеше йөрми бит", - дип җавап биргән Аяз.


Инстачыларның күбесе Аязны мактый. Идән юа торган швабра алырга тәкъдим итәләр.

"Егетләргә идән юдыртмыйлар", - дип тәнкыйтьләүче дә табылган.

"Мин бик аңламыйммы? Нигә кирәк егет кешеләргә идән юдырырга? Хәзер рәхәт бит, үзебезгә дә эш калмады. Ир-егетләрнең үз шөгыле булырга тиеш", - дип язалар.

Башкалары исә Зәмирәне яклый. "Дөрес эшлисең, бала әнигә булышырга тиеш", диләр.

"Юсыннар. Причем тут ир-егетләрнең үз шөгыле булырга тиеш. Хатын-кыз да, ир дә, малай-кыз да шул өйдә тора бит. Бу синең эш. Бу минем эш дип тору юк хәзер. Ашады- эчте икән, чокырын юып калдырырга тиеш. Кайберләрен беләм: торган җиреннән урындыгын да этми, савытлары да кала өстәл өстендә", - дип язган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100