Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җир читендәге арахис". Кешелек Кояш системасының читенә килеп җитеп, иң ерак объектны фотога төшерде

"Җир читендәге арахис". Кешелек Кояш системасының читенә килеп җитеп, иң ерак объектны фотога төшерде

news_top_970_100
"Җир читендәге арахис". Кешелек Кояш системасының читенә килеп җитеп, иң ерак объектны фотога төшерде

Американың "Яңа Горизонтлар" - New Horizons зонды Кояш системасындагы иң ерак объектны - Җирдән 6,4 млрд км ераклыктагы Ultima Thule (Ерак Тула) астероидын фотога төшерде. Бу хакта НАСАның твиттерында хәбәр ителә.

Яңа Горизонтлар зонды моңа кадәр Плутон фотоларын төшереп дан казанган иде. Хәзер ул Җир шарыннан иң еракка очып китә алган космик аппарат булып санала. NASA җитәкчесе Джим Брайденстайн галимнәрне бу җиңү белән коталаган. 

Ultima Thule бик борынгы астероид санала. Зонд астероидка 1 гыйнварда максималь рәвештә - 3,5 мең километрга якын килгән. Яңа Горизонтның тизлеге - секундына 14,6 км. Фотография сигналы җиргә алты сәгать тирәсе килгән.

Галимнәр астероидны "арахис кебек" дип бәяләгән.

Элек астрономнар "Ерак Тула"ны ике астероид дип уйлый иде. Хәзер аның бер объект булуы ачыкланган. "Ерак Тула"ның Тула шәһәренә катнашы юк, бу атама борынгы грек мифологиясе белән бәйле. Борынгы Греклар җир читендәге утрауны шулай атап йөргәннәр. Галимнәр Ерак Туланы җир чите дип уйлый. Бу тикшеренүләрне НАСА "Кояш системасында археологик тикшеренүләр" дип атый. Аны өйрәнеп, Кояш системасының барлыкка килүен ачыкларга да мөмкин дип уйлыйлар. 

New Horizons - 2006 елның гыйнварында җибәрелде. Бер елдан соң ул Юпитер яныннан узды, аның атмосферасы турында мәгълүматлар тапшырды. 2011 елда Уран орбитасын узып китте. 2015 елда Плутоннан 12,5 мең километр ераклыкта узып китте һәм аның фотоларын тапшырды. 

Плутон фотолары:

Плутон һәм аның иярчене Харон:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100