Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир өчен бәхәс аркасында, авыл мәчетенең имамын атып үтергәннәр

Имамның улы һәм абыйсы яраланган.

news_top_970_100
Җир өчен бәхәс аркасында, авыл мәчетенең имамын атып үтергәннәр
https://pixabay.com/

Дагыстанда мәчет имамын үтергәннәр, аның улын һәм абыйсын яралаганнар. Үтерү һәм коралны законсыз куллану турында җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, узган җомга көнне Дагыстанның Аметеркмахи авылында яшәүче ир-атлар арасында низаг була. Ул инде күптәннән җир өчен чыккан бәхәс аркасында башлана. Биредә яшәүче 62 яшьлек ир-ат һәм мәчет имамы үзара талаша. 62 яшьлек ир-ат имамның анасы яши торган йорт янына килә һәм ата башлый. Шул чакта имам үлә, тагын ике кеше яралана.

Имамның яраланган улы атучы ир-атка каршылык күрсәтә, аны пычак белән җәрәхәтли. «Имамның улын һәм абыйсын район хастаханәсенә китергәннәр. Икесе дә реанимациядә ята», — дигәннәр ведомствода.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, имамны атып үтергән ир-ат моңарчы хөкем ителгән кеше булган. Имам урында үлгән, ике кешене хастаханәгә озатканнар, аларның берсе дә соңрак вафат булган.

«Багажникта припаслары булган Калашников автоматы, пистолет, берничә граната — тикшерүчеләрне дә гаҗәпкә калдырган. Авыл халкы шок кичерә. Авыл имамы Абид Магомедов туганнары белән мәчеттән кайтып килә торган булган. Аларны 62 яшьлек Асадулла Рахманов каршы алган», диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100