Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатынны урам уртасында чәнчеп үтергәннәр

news_top_970_100
Ир белән хатынны урам уртасында чәнчеп үтергәннәр
https://ru.freepik.com

Красноярск краендагы Түбән Пойма бистәсендәге мәдәният йорты янында урамда ике мәет табыла. Бу турыда край буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«30 июньдә 29 яшьлек хатын-кыз һәм 32 яшьлек ир-ат мәете табылу турында хәбәр иттеләр. Аларда көч кулланып үтерү билгеләре бар. Бу факт буенча җинаять эше ачылды», диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр ачыклык керткәнчә, мәрхүмнәр ир белән хатын булган. Аларны «Мәдәният йорты тирәсендә пычак белән яраланган килеш тапканнар». Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100