«Ир белән хатынны балта белән чапкан, кызга тимәгән». Өйдә канга баткан ике мәет табылган
Пермь краендагы Октябрьский бистәсендә ир белән хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Авылдашлары сүзләренчә, ир белән хатын бик матур яшәгән.
«Хәзер хатыным урамга чыгарга курка. Нинди ерткыч эшләгән инде моны», – ди биредә яшәүче ир-ат.
Әле быел җәй көне бистәдә тимер юллар янында җәзаланган кызның яндырылган гәүдәсен тапканнар иде. Ул хастаханәдә вафат булды. Хәзер бу эшне тикшерү бара. Инде менә яңа җинаять. 52 яшьлек урманчы ир-ат иртән эшкә чыкмагач, дусты аның өенә ни булганын белешергә бара. Ул коточкыч хәлгә тап була. Өй хуҗасы һәм хатынының мәете канга баткан килеш ята. Аларны кич белән мунчадан кайтканда балта белән чабып үтергәннәр, дип фаразлыйлар.
Авыл халкы сүзләренчә, өйдә мәрхүм ир-атның сеңлесе шок хәлендә була. Үтерүче аңа тимәгән, бәлки, күрми калгандыр, диелә.
Мәрхүмә 48 яшьлек хатын эшли торган бакча хезмәткәрләре дә шок хәлендә. Ир белән хатынның олы улы бар, ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Олы кызлары Төркиядә эшли.
Авыл халкы искә алганча, августта бу йортта янгын чыккан, урынга килгән коткаручылар утны сүндерә алган. Хәзер алар моны, ут төртү булмадымы икән, дип шикләнә.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.