Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатынны аю ботарлап үтергән

news_top_970_100
Ир белән хатынны аю ботарлап үтергән
Фото: © "Татар-информ"

Канаданың Альберта провинциясендә ир белән хатынны һәм аларның этен аю ботарлап үтергән. Фаҗига 29 сентябрьдә Банф милли паркында була. Бу турыда СВС телеканалына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Кичке сигезләр тирәсендә GPS-датчикның экстрен хезмәтенә аю һөҗүм итү турында хәбәр килә. Һава шартлары вертолет очуга комачаулый, коткаручылар командасы фаҗига булган урынга берничә сәгатьтән генә барып җитә. Алар ботарлап ташланган ир-ат һәм хатын-кыз мәетен таба, ярсынган аю да шунда гына йөри. Аюны куып җибәрә алмыйлар, атып үтерергә туры килә.

«Алар – мин белгән иң сак кешеләр бит. Аю очраган чакка инструкцияләрне һәрчакта төгәл үтиләр», – ди туганнары.

Соңрак ачыкланганча, ир белән хатынны 2 гризли аюы 20 минут чамасы күзәтеп йөриләр, аннары, һөҗүм итәр алдыннан берничә минут кала, аюларның берсе китеп бара, икенчесе гаиләгә ташлана.

Экспертлар сүзләренчә, көзен аюларның аппетиты арта, алар кышкы йокыга талганчы күп итеп май җыярга тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100