Ир белән хатын утырган машина бәрдергән бала аларның 12 ел элек югалган улы булып чыккан
Кытайда ир белән хатын 12 ел элек югалган баласын тапкан. Бала табылу юл һәлакәте белән бәйле. Ир белән хатын утырган машина юлда баланы бәрдерә. Аннары малайның аларның дистә елдан артык элек югалган үз баласы булуы ачыклана. Малай 3 яшендә дуслары белән урамга уйнарга чыгып киткәч, югалган. Бу турыда Thaiger басмасына сылтама белән «Газета.ру» хәбәр итте.
Басма чыганагы белешмәсе буенча, гаилә табышу белән тәмамланган авария Гуандун провинциясенең Фошань шәһәрендә була. Урамда сукбай булып йөрүче малайны машина бәрдерә. Машинадагы ир белән хатын сүзләренчә, алар хәер сорашып йөрүче баланы күрми кала, ялгыш бәрдерәләр. Ир белән хатын машинадан чыга, егылган баланың үзләренең 12 ел элек югалган улына охшаган булуын сизеп алалар.
Әни кеше баланы карый, аның җиңелчә генә тәне тырналуын күрә, тик шулай да хастаханәгә алып барырга була. Шул чакта әти кеше малайның чәчен алып, ДНК ясаттыра. Ул бу турыда хатынына әйтми тора.
ДНК нәтиҗәләре билгеле булгач, ир хатынына шатлыклы хәбәрне җиткерә. Шулай итеп ир белән хатын очраклы рәвештә баласын таба.
Үсмер малай сүзләренчә, башта ул башка гаиләдә яши, андагы кешеләрне үз әти-әнисе дип белә, ләкин аннары аны бер ир-ат ала. Бу кеше малайны кыйнап тора, эксплуатацияли. Үсмер бу ир-аттан качып китә, чүп савытларыннан табып ашый. Бәхеткә, ул чын әти-әнисен очрата, диелә хәбәрдә.