Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын һәм аларның дүрт баласы янып үлгән

news_top_970_100
Ир белән хатын һәм аларның дүрт баласы янып үлгән
видеодан скриншот
Фото: https://vk.com/kuban.sledcom

Краснодар краеның Высокий бистәсендә 29 ноябрьгә каршы төндә күп балалы гаилә янгында һәлак булган. Биредә 4 бала һәм 2 өлкән кеше үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Высокий бистәсендә шәхси йортта янгын турында 29 ноябрьдә 01.55 сәгатьтә хәбәр итәләр. Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, йорт тулысынча ут эчендә була. Янгынны 03.12 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Хәрабәләрне актарганда, 6 мәет табыла. Аларның дүртесе балалар була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

«Өйдә 1990 һәм 1991 елда туган ир белән хатын, аларның 2 дән 11 яшькә кадәрге балалары яши. Күршеләре янгын күргәч, экстрен хезмәтләргә хәбәр итә. Янгынны сүндергәч, 6 мәет табыла. Гаилә яхшылар рәтендә, бернинди хисапларда тормый», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүм иргә 32, хатынга 33 яшь булган. «Әтиләре колхозда эшләде, әниләре балалар үстерде. Исерек килеш күргәнем булмады. Өй арендалап яшиләр иде, гадәти гаилә», – ди күршеләре.

Мәрхүм малайларның икесе 3 һәм 5 нче сыйныфта укый, калган икесе балалар бакчасына йөри. Якынча белешмә буенча, гаилә газ исенә агуланып үлгән, янгын аннары гына башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100