Бала гаилә тормышына кагылышлы һәм аның мәнфәгатьләренә тәэсир итә торган теләсә кайсы мәсьәлә буенча үз фикерен белдерергә хокуклы. Моннан тыш, суд һәм административ эшләрне караганда да аның фикере тыңланырга мөмкин. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев ата-аналар аерылышканнан соң баланың кем белән яшәячәген билгеләгәндә нинди шартлар исәпкә алынуын аңлатты.
«Россия Гаилә кодексының 57нче маддәсе нигезендә, бала гаиләдә аның мәнфәгатьләренә кагылышлы теләсә кайсы мәсьәләне хәл иткәндә үз фикерен белдерергә, шулай ук суд яки административ тикшерү барышында фикерен җиткерергә хокуклы», – дип сөйләгән Соловьев RT басмасына.
Юрист аңлатканча, балага 10 яшь тулган булса, карарлар кабул иткәндә аның фикерен исәпкә алу мәҗбүри. Әмма баланың фикере аның мәнфәгатьләренә каршы килгән очраклар моннан искәрмә булып тора. Моннан тыш, исемен, фамилиясен һәм атасының исемен үзгәртү, ата-ана хокукларын торгызу, уллыкка яки кызлыкка алу, опека билгеләү кебек кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә 10 яшьтән өлкәнрәк баланың ризалыгы мәҗбүри санала.
Шул ук вакытта баланың теләге генә суд карарын билгеләми. Суд аның фикерен эш материаллары белән бергә бәяли. Алар арасында медицина документлары, яшәү һәм уку урыныннан бирелгән характеристикалар, шулай ук шаһитларның күрсәтмәләре булырга мөмкин.
Бала кем белән яшәячәген хәл иткәндә, суд берничә шартны исәпкә ала. Алар арасында баланың яше, әнисе һәм әтисе, абый-апалары, энесе-сеңелләре һәм гаиләнең башка әгъзалары белән якынлыгы бар. Шулай ук ата-ананың шәхси сыйфатлары, бала белән мөнәсәбәтләре, аны тәрбияләү, укыту һәм тулы канлы үстерү өчен тиешле шартлар тудыра алу мөмкинлеге бәяләнә.
Суд утырышында опека һәм попечительлек органы вәкиле катнашуы мәҗбүри. Ул ата-ананың һәркайсындагы яшәү шартларын тикшерә, тиешле акт төзи һәм баланың кем белән яшәвен билгеләү максатка ярашлы булуы турында үз нәтиҗәсен судка тапшыра, дип яза «Татар-информ».