Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын аерылышкач, бала яши торган өй өчен кем түләргә тиеш?

news_top_970_100
Ир белән хатын аерылышкач, бала яши торган өй өчен кем түләргә тиеш?
https://pixabay.com/

Баланың яшәргә яраклы урыны булмаса, атасы яки анасы аңа торак өчен алимент түләргә тиеш. Бу турыда пособиеләр һәм ташламалар турында каналда аңлатыла.

Ир белән хатын аерылышкач, бала анасы белән яшәргә калса, ләкин аларның үзләренең яшәр урыны булмаса, фатир арендалап яшәсәләр, әти кеше арендага алынган фатир, бүлмә яки йорт өчен түләргә тиеш.

Өстәмә чыгымнар өчен бер тапкыр тулысынча, яки даими түләүләр рәвешендә бирелә. Бу – ата белән ананың ирекле килешүенә, яки суд карарына бәйле.

«Алимент турында килешү ясалса, анда алимент түләүчене өстәмә түләүләрдән азат итү шартлары теркәлгән булса, бала белән яши торган ата яки ана «торак өчен алимент» ала алмаячак», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100