Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатынны ун егет кыйнап, бөтен киемнәрен чишендереп бетергәннәр

Имгәнгән ир-ат реанимациядә ята, хатыны исә әлеге вакыйга турында искә алырга да курка.

news_top_970_100

Краснодар өлкәсенең Калинин районындагы Старовеличковская станицасында кибеттә бер ир-атка ике егет һөҗүм итә. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Ике егет кибеттә йөри һәм бер мизгелдә зур гына гәүдәле ир-атка ташланалар. Ике егет корбанын төрткәли, аннары аның киемнәрен салдыра башлыйлар, төртеп урамга алып чыгып китәләр. Урамда машина янында бичара ир-атны җәберләү дәвам итә. Ун егет бер ир-атны кыйный. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, егетләр төркеме ир-атның хатынына да һөҗүм итә. Хатын ирен якламакчы була, шуннан соң аны да анадан тума чишендереп бетерәләр.

«Без бу егетләрне беләбез, алар станицада яши. Инде берничә тапкыр сугыш чыгардылар. Ләкин никтер аларга җәзаны гел йомшарталар», — дип сөйли биредә яшәүчеләр.

«Алар кимсетүдән рәхәтлек таба. кыргый кешеләр. Теге хатын кешегә сөйләргә дә курка инде хәзер», — ди шаһитлар.

Полиция бу вакыйга турында мәгълүмат бирми. Әлегә тикшерү эшләре баруын әйтәләр. 

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, биредәге хакимият һәм казаклар сугыш чыгарган егетләрне һәм аларның әтиләрен чакырып сөйләшә. Алар гафу үтенгән дигән сүзләр дә бар. Ләкин бу сөйләшү булганмы, аларны җаваплылыкка тарталармы икәне әлегә билгеле түгел.

Имгәнгән ир-ат исә реанимациядә ята, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100