Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын талашкан чакта балконнан егылып төшкән, икесе дә авыр хәлдә

Коммуналь фатирда яшәүче күрше-күлән бу гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтә.

news_top_970_100
Ир белән хатын талашкан чакта балконнан егылып төшкән, икесе дә авыр хәлдә

Петербург үзәгендәге бер йортта ир белән хатын өченче катта балконда талаша башлаган. Алар үзара төрткәләшкән чакта балкон коймасына сөялгән. Аннары бер мизгелдә балкон коймасы җимерелгән һәм алар икесе дә егылып җиргә төшеп киткән. Хәзер алар бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Вакыйга Декабристлар проспектында була. РЕН ТВ хәбәрчесе ачыклаганча, ирнең аягы һәм умырткалыгы сынган, хатынның бот сөяге сынган.

Күрше-күлән моңа кадәр бу кешеләрнең тавышланышуын ишетмәгән. Аларның баласы да бар. Гаилә яхшылар рәтендә санала.

Күрше хатын сүзләренчә, ир белән хатын коммуналь фатирда бүлмә арендалап тора.

«Гомумән алганда, яхшы гаилә, балалары да бар. Хатыны пешекче, ире төзүче булып эшли», — ди бу хатын. 

Балкон уртак булмаган, коммуналь фатирда яшәүче башка кешеләр бу балконга чыга алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100