news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын сабый баланы кислотада эреткән

Нәни кыз ваннада юынганда тончыккан.

news_top
Ир белән хатын сабый баланы кислотада эреткән

Американың Техас штатындагы Ларедо шәһәрендә өч яшьлек кыз бала ваннада батып үлгән. Кызның әтисе белән әнисе мәетне кислотада эреткән. Әлеге хәбәрне Daily Star басмасына сылтама белән «Московский комсомолец» сайты яза.

Сабый ваннада юынганда батып үлә. Мәрхүмә кызның әтисе белән әнисе мәетне яшерергә ниятли. Алар ваннага 23 литр кислота сала һәм мәетне шунда батыра.

Бу гаиләдә сабый бала күренми башлагач, күршеләр полициягә хәбәр итә.

Хокук саклау органы хезмәткәрләре гаилә яшәгән йортка килә. Алар мәет калдыкларын таба, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар